Һәркемгә билгеле булганча 2017 ел экология елы булып игълан ителде.

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Шушы максаттан чыгып, безнең Теләченең беренче номерлы бакчасында да зур эшләр башкарыла. Мәсәлән, март аеннан бакчабызда “Үзенчәлекле сыерчык оясы” диеп аталган акция башланды. Аның максаты булып балаларны һәм ата-аналарны кошларның күчеп кайтуына игътибар итү, табигатькә сакчыл  һәм игътибарлы караш, яшәгән төбәккә мәхәббәт тәрбияләү тора. Әти-әниләр бу эшкә бик теләп алындылар һәм үзләренең үзенчәлекле сыерчык оялары белән безне гаҗәпләндерәләр. Аларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез, алга таба да эшләрендә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International