Тукай укуларыннан диплом белән

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

14 нче апрельдә Арча районының Яңа Кырлай мәктәбендә Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары булып үтте. Әлеге укуларга  300 дән артык эш килгән. Шулардан  82се йомгаклау турына чакырылып,  5 төркемдә мәртәбәле жюри каршында чыгыш ясады. “Табигать – тиңсез хәзинә” төркемендә  катнашып, Алан урта мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучысы Гатауллин Л. сертификатка, ә 8 нче сыйныф укучысы Фәттахова А. 2 нче дәрәҗәдәге дипломга ия булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International