22 апрельдә Максабаш башлангыч мәктәбендә тирә-як мөхитне тазарту буенча экологик өмә үтте. Мәктәп укучылары, укытучылар һәм эшчеләр мәктәп территориясен чүп-чардан тазарттык. Эшне башлар алдынан балалар белән хәвефсезлек кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрелде. Беркем дә изге эштән читтә калмады. Экологик өмәләр әле дәвам итәчәк.