Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 13 февралендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
4нче февраль көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан “Каюм Насыйри – мәгърифәтче, галим, телче, тарихчы, этнограф, язучы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелып, күзәтү үткәрелде. 1860 елдан башлап ярты гасыр дәвамында гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле була. Күргәзмәгә Каюм Насыйриның тормышы, иҗаты, эшчәнлеген чагылдырган китаплар, газета-журнал битләрендәге материаллар куелды.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Урта Мишә авыл китапханәсе «200 минут уку: Сталинградка багышлана» дигән VIII Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. Акция кысаларында Юрий Бондаревның «Горячий снег» ("Ялкынлы кар") романыннан өзекләр кычкырып укылды.
Акция Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчиклары, партизаннары һәм подпольщикларының батырлыгына багышлана һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана. Китапханәче, яшь укучыларны «Еллар аша, гасырлар аша - хәтерләгез» күргәзмәсе белән таныштырып, балаларга Бөек Ватан сугышы елларында разведчикларның эшчәнлеге, пионер-геройлар Лена Голикова, Валя Котик, Зина Портнова, Марат Казей, Володя Дубинин, яшь партизаннарның батырлыгы турында сөйләде.
Шуңа күрә дә аның музеена бу айда экскурсиягә килүчеләр бихисап. 4 февраль көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары, татар теле укытучысы Хәйретдинова Язилә Рәфкать кызы җитәкчелегендә, музейга килделәр. Алар белән ”Фатих Хөсни-кабатланмас шәхес“ дигән исем астында экскурсия үздырылды. Китапханәче аларны язучының тормыш юлы, иҗат җимешләре һәм музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә.
2025 елның 4 февралендә Шәдке авыл китапханәсе укучылары «200 минут уку: Сталинградка багышлана» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Акция Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенең 82 еллыгына багышланган иде. Бу акция - Бөек Ватан сугышы тарихында иң масштаблы һәм хәлиткеч сугышларның берсендә һәлак булганнарны искә алу һәм искә алу мөмкинлеге. Кешелек тарихындагы иң канлы сугыш 200 көн һәм төн дәвам итте. Шәһәр тулысынча җимерелә, хәрабәләр өеменә әверелә. Миллионнан артык солдат һәм офицер һәлак булган.
Йөрәк җылыларыбызны кушып, изге теләкләр теләп җәеп, кискән токмачлар безне яклаучы егетләребезгә исән - сау барып җитеп, догалы ризыклар тәннәренә сихәт, йөрәкләренә дәрт, Җиңүгә ышаныч өстәсен иде диләр токмач кисүдә катнашкан апалар.
Чарада Виктор Некрасовның «Сталинград окопларында», Сергей Алексеевның «Сталинград астында Җиңү» һәм «Утыз өч баһадир» әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Чын геройлар истәлеген истә тоту һәм хөрмәт итү мөһим. Китапханә акциядә катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.
Әлеге кыска гына сүзләрне ишеткәч, күңелне курку хисе биләп ала, йөрәк сыкрап куя. Без, яшь буын, әлеге сүзләрнең тирән мәгънәсен, бәлки, аңлап та бетермибездер. Ә ерак әби-бабаларыбыз – әлеге афәтне үз күзләре белән күреп, үз җилкәләрендә татыган шәхесләр. Кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра, җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыннан әле дә кан саркып тора.