ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2025 ел
җомга

26 март көнне Бөтенроссия балалар китабы атналыгы кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге укучылар өчен «Китап - сер, китап - хәзинә, китап-балаларның иң яхшы дусты» дип исемләнгән әдәби ассорти үткәрделәр.

28 март көнне Теләче балалар китапханәсенең уку залында Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Әкиятне җый» дип исемләнгән танып-белү уены узды. Китапханә хезмәткәрләре балаларның сөйләм телен үстерүгә, хәтер һәм күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итте. Моның өчен алар сюжетлы рәсемнәр сериясе әзерләделәр. Балаларга иң элек китапханәчеләрнең сорауларына җавап бирергә, ә аннары мөстәкыйль рәвештә татар балалар язучыларының әкиятләре буенча рәсем җыярга кирәк иде. Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.

Ел саен барлык
мөселманнар шушы изге, фазыйләтле айны зур шатлык белән каршы
алалар, ураза тоталар, хәер-сәдака бирәләр һәм дога кылалар. Әлеге изге ай уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә 18-26 март көннәрендә «Рамазан ае - Аллаһ бүләге, ураза тоту - Җәннәт терәге» дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә дини китаплар, тематик әдәбият: газета - журналлардан мәкаләләр, изге Рамазан аенда ураза тоту кагыйдәләре, ураза бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән танышырга мөмкин иде. Шулай ук, уразаның кешегә тынычлык, сабырлык кебек сыйфатлар бирүе, үз - үзеңне тәрбияләүгә ярдәм итүе турында да мәгълүмат урын алган иде. Күргәзмә киң даирә китап укучылар өчен эшләде.

Әлеге көнне мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучыларын язгы бәйрәм мөхитен тоярга чакырдылар. Нәүрүз – табигатьнең һәм кешенең яңадан туу символы, шулай ук, язны каршылап, чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Нәүрүз - игелек, дуслык бәйрәме, ул тынычлыкка, матурлыкка өнди. Әлеге бәйрәм балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре һәм билгеләре белән якыннан таныштыру максатыннан оештырылды. Бәйрәмнең төп өлешендә милли уеннар тәкъдим ителде. Балалар үзләрендә ярыш һәм дуслык рухын уятып, җитезлек һәм зирәклек таләп итә торган уеннарда бик теләп катнаштылар. Чара барышындагы күңелле уеннар, үзара җанлы аралашу, җыр-бию, бәйрәм символы булган хуш исле, тәмле коймак белән чәй эчү балаларның күңелендә әле озак сакланыр.

Әлеге көн уңаеннан, Теләче балалар китапханәсендә «Театр үзенчәлекле һәм серле дөнья» дигән тәрбияви чара узды. Китапханә хезмәткәрләре балаларга татар театрының тарихы, Татарстан Республикасындагы театрлар, танылган режиссерлар турында сөйләделәр. Шулай ук алар театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Чараның икенче өлешендә балалар театр темасына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр, «Сурәтлә», «Музыкаль бәйге», «Хайваннар телендә», «Тавыш бир» кебек конкурсларда катнаштылар.

26 март көнне «Китапханәле каникул», «Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы» кысаларында Шармыш авылы китапханәсендә балалар өчен «Игелек дөньясында» дип исемләнгән китапханә мульт - күрсәтүе үткәрелде.

2025 елның 27 март көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.


27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бөтендөнья театр көне актерларны, режиссерларны, драматургларны һәм театр тормышы белән бәйле барлык кешеләрне берләштерә, шулай ук дөньяны илһамландырырга, берләштерергә һәм үзгәртергә сәләтле иҗатның мөһимлеген искә төшерә. Театр кешеләргә үзләрен һәм әйләнә-тирә дөньяны яхшырак аңларга, мәдәни киртәләрне җиңәргә, уртак тел табарга ярдәм итә.                                                              

«Сизә алам» Бөтенроссия проекты яшүсмерләрнең эчке хисләрен ачарга ярдәм итә. Проект 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен каралган һәм аларның эмоциональ интеллектын үстерүгә юнәлдерелгән. Фильм, картина яки китап турында фикер алышу аларга үз хис-кичерешләрен аңларга, эчке дөньяны аңларга мөмкинлек бирә.                   

Язучы - әкиятче, сценарист һәм драматург Г.М. Цыферовның тууына 95 ел уңаеннан Теләче балалар китапханәсендә кече яшьтәге балалар өчен «Геннадий Цыферовның иң яхшы әкиятләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Цыферовның әкиятләр китабы беренче тапкыр 1957 елда «Малыш» нәшриятында дөнья күрә. Язучының тәрбияви эчтәлекле әсәрләре балачактан ук һәркемгә таныш. Китапханәче балаларны «Про цыплёнка, солнце и медвежонка», «Лягушонок ищет папу», «Паровозик из Ромашково», «История про поросёнка», «Жил на свете слонёнок» һ.б. кебек һәрвакыт бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер булган китап геройлары белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International