25 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре 3 сыйныф укучылары өчен (кл.җит.: Алимова Л.Ф., Нуретдинова Г.К., Мөхәмәтгалиева З.Т.) “Туган тел белән дус бул” дигән интерактив уен үткәрделәр.
27 гыйнвар көнне район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Ленинград блокадасы язмышы» дигән батырлык сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында ленинградлыларның үлемсез батырлыгы турында сөйләде. Һавада очкан рәхимсез бомбардировкалар да, артиллерия утлары да, үлем куркынычы да аларның патриотик рухын сындырмаган.
27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә.
Хуҗина Р.Г. тәрбияче икмәк, аның ленинградлылар тормышындагы роле турында әңгәмә үткәрде. Презентация буенча балаларга Ленинград блокадасы, тормыш юлы, бу коточкыч вакытта кешеләрнең ничек яшәве һәм исән калуы турында сөйләде.
Документлар буенча төрле милләтләрдән булган 6 миллионга якын тоткын һәлак булган. Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көнен дөнья 27 гыйнварда билгеләп үтә. Әлеге дата кысаларында Теләче үзәк китапханәсендә «Холокост: тарих, хәтер, язмыш»исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Холокост корбаннары истәлегенә багышланган күргәзмәдә укучылар Холокост фаҗигасе тарихы белән танышачак, үлем лагерьларында халыкларны кырып бетерү, фашизмның күпсанлы корбаннары турында беләчәк. Биредә икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары турында материал гына түгел, үлем лагерьларының чәнечкеле тимер чыбыгы артында фашистларның коточкыч явызлыклары турында матур әдәбият та тәкъдим ителгән.
1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә, шулай ук әлеге көн тарихта Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеле. Әлеге тарихи дата уңаеннан, Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучыларына “Холокост – трагедия народа” һәм “Блокаданың бетмәс әрнүе” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. Чара барышында китапханәчеләр укучыларга Ватан тарихында онытылмас сәхифә булган Ленинград шәһәре блокадасы, бу дәһшәтле көннәрдә халыкның кичергәннәре турында сөйләделәр, Холокост фаҗигасе турында аңлаттылар. Ахырдан укучылар китапханәчеләр алып килгән китапларны зур кызыксыну белән өйләренә укырга алдылар. Әлеге мөһим дата уңаеннан китап укучыларга уку залында күргәзмә әзерләнде.
Ул 2005 елның 1 ноябрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан куелган. -27 гыйнварда бөтен планета халкы Холокост газап чигүчеләрен искә ала: исән калганнарны хөрмәт итәләр һәм һәлак булганнар өчен кайгыралар. Шул уңайдан 26 январь көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл халкы һәм яшьләре белән презентация ярдәмендә әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында сораулар җаваплар алынды. - Ни өчен без ул еллардагы вакыйгаларны искә төшерәбез? Әңгәмә азагында Аннаның сугыш елларында яһүдләрнең тормышы турындагы 2 көндәлек язмасы укылды.
Бу истәлекле дата уңаеннан китапханәдә «Бу хакта һәркем белергә тиеш» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче «холокост» сүзенең әһәмияте турында сөйләде һәм катнашучыларны Саласпилс, Бухенвальд, Майданек, Бабий Яр, Хатыньнар белән таныштырды. Укучылар, фашистларның гамәлләрен гаепләп, әлеге куркыныч фаҗигагә карата үз карашларын белдерделәр. Чара ахырында катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Бу истәлекле дата уңаеннан китапханәдә «Бу хакта һәркем белергә тиеш» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче «холокост» сүзенең әһәмияте турында сөйләде һәм катнашучыларны Саласпилс, Бухенвальд, Майданек, Бабий Яр, Хатыньнар белән таныштырды. Укучылар, фашистларның гамәлләрен гаепләп, әлеге куркыныч фаҗигагә карата үз карашларын белдерделәр. Чара ахырында катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
27 гыйнвар - Ленинград блокадасының тулысынча өзелү көне. Бу көн уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә укучылар өчен «Баш имәс Ленинград» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Чара барышында балалар «Ленинградның бөек батырлыгы» дигән слайд-презентация ярдәмендә Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградның 900 көнлек оборонасында ленинградлыларның батырлыгы, ныклыгы һәм патриотизмы турында белделәр. Китапханәче кешеләргә яшәргә ярдәм иткән «тормыш юлы», блокадада бөтен гаиләсен югалткан Ленинград кызы Таня Савичеваның көндәлеге, авыр һәм ач сугыш чоры, кайчагында бердәнбер ризык нибары 125 граммлы ипи кисәгенең кадере турында сөйләде.
Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүгә багышланган "Жертвы блокады Ленинграда", - дип исемләнгән тарихи сәгаь үткәрелде. Китапханәче Ленинград блокадасын кичергән халкыбызның батырлыгы турында сөйләде. Блокадада калучылар арасында балалар да күп булган. 900 көнгә якын барган Ленинград камалышында 630 мең кешенең гомере өзелгән. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк!