ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2025 ел
җомга

Районда  эшлэуче  дэулэт техник кузэтчелек органы эшчэнлегенен топ юнэлеше булып, элеге жирлектэ булган трактор, узйорешле машиналар хэм   аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешелэр сэлэмэтлегенэ хэм аларнын милкенэ зыян китермэу тора. Монын очен бу тор техникаларнын тозек хэлдэ булуы  мохим. Шунлыктан алар очен елга бер мэртэбэ техник карау чарасы уздырыла.


13
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

13 март көнне Иске Җөри урта мәктәбендә «Татар кызы - 2025»район конкурсы булып узды. Быел Теләче районы мәктәпләреннән 10 кыз үзләренең осталыкларын һәм талантларын күрсәтергә теләк белдерде.. Конкурс 3 турда үткәрелде:" Зал белән милли уеннар"," Интеллектуаль  конкурс","Иҗади конкурс". Бу бәйгедә безнең Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә катнашты . Ул үзен конкурста лаеклы тәкъдим итте һәм «Вакыт белән бергә атлаучы кыз» номинациясендә җиңүче булды

Бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулу уңаеннан, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең 8 “Г” сыйныф укучылары өчен «Муса Җәлил. Батырлык мәңге калыр...» Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар шагыйрьнең фронттагы кырыс көннәре, концлагерьларның фашист төрмәләрендә үткән коточкыч вакытлары, анда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы-аның шигырьләре турында белделәр.

Халык элек - электән үк кешеләрдә (бигрәк тә яшь буында) туган җиргә, Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек, ата — анага, өлкәннәргә хөрмәт - итагать, хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык, юмартлык, пөхтәлек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләп килгән. Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү — һәрберебезнең бурычы.
Көчле рухлы, батыр йөрәкле улларына таяна Ватаныбыз. Китапханә   укучы балаларга патриотик тәрбия бирүдә зур эш алып бара. 12 нче март көнне Баландыш авылы китапханәсендә “Көчле рухлы, батыр йөрәкле авылдашларыбыз!” дигән тематик күргәзмә тәкъдим ителде.


12
март, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген, 11 март көнне Казан шәһәренең Я. Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә «Д. Г. Григорьев-Саврушевскийның әдәби мирасы: тарих һәм хәзерге заман» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Керәшен шагыйре, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Давид Григорий улы Григорьев-Саврушевскийның тууына 150 ел уңаена багышланган чара булып үтте. Бу чарада Давид Саврушевскийның якташлары - Субаш авылы клубы каршында эшләп килүче «Нардуган» халык фольклор ансамбле дә катнашты.

12 март көнне, “Батыр” спорт комплексында районыбызда кул көрәше (армрестлинг) спортына нигез салучы, Татарстан Республикасының Атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Айрат Әхмәт улы Кыямов призына 2011 - 2012 елларда һәм 2013 - 2015 елларда туган кызлар һәм малайлар арасында кул көрәше буенча район Беренчелеге үткәрелде.  Җиңүче укучылар:  Галимова Зарина- 2 урын , Рашитова Дилә – 3 урын. Җитәкчесе: Җаббаров А.Ф., ярышларда катнашучыларны котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез.

Күкчә авылы китапханәсендә, авыл клубы белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре талантлы актриса - Рузия Мотыйгуллинаның 75 еллыгына багышланган презентация күрсәттеләр. Бу гаҗәеп хатын-кыз талантлы актриса гына түгел, «Язучы йөрәге», «Күңелдәге күперләр», «Яшәү серләре» кебек искиткеч әсәрләр авторы да. Аның китаплары шигърият, фәлсәфә һәм тирән рухи уйлануларның мавыктыргыч кушылмасыннан гыйбарәт. Рузия Мотыйгуллина - күп санлы абруйлы, әдәби премияләр иясе, ул Россиядә генә түгел, аннан читтә дә танылу алган шәхес. Презентациядә катнашучылар әлеге гаҗәеп авторның иҗаты белән таныштылар.

Аларның дәһшәтле сугыш елларында да тынып тормаган каләмнәре астыннан чыккан шигырьләре, әсәрләре - киләчәк буыннарга шул җиңү юлының изгелеге һәм бөеклеге хакында искәртеп тора. Казаклар авылы китапханәсендә авыл клубы белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйрьләренә багышланган “Каләмне корал итеп...” дип исемләнгән чара үтте. Чарада китап укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларның әсәрләре белән таныштылар. Аларның шигырьләре яттан сөйләнелде, әсәрләре кычкырып укылды. Шулай ук, якташыбыз Гарифуллин Ибрахим абыйның сугыштан язып алып кайткан шигырьләр китабына да күзәтү ясалды.

Террорчылар - күп кеше яшәгән урыннарда шартлатулар оештыручы, корал кулланучы кешеләр. Димәк, террорчылык нәрсә ул? Бу сүз каян килә? Террорчылыкның нинди төрләре була? Мондый вәзгыятьтә үзеңне ничек тотарга? 11 март көнне Шармыш авылы китапханәсендә «Террорчылык һәм террорчылык төрләре» әңгәмәсе вакытында нәкъ менә шушы мәсьәләләр хакында фикер алышынды. Китапханәче китап укучылар белән бергә хәтердә мәңгегә калачак очракларны искә төшерде һәм мондый очракларда гражданнарның гамәлләре турында фикер алышты. Чара «Терроризм-җәмгыятькә куркыныч» плакатына күзәтү белән тәмамланды.


10
март, 2025 ел
дүшәмбе

8 март көнне Алан авылы мәдәнияты йортында «Алар даны мәңгелек» дип исемләнгән район фестивале кысаларында, шушы җирлек үзешчәннәре зур концерт программасын тәкъдим иттеләр. Бу чарада Бөек Ватан сугышы темасына, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә багышланган күргәзмәләр эшләнелде. Шул уңайдан, Күкчә авылы китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә «Фронтовиклар ашханәсе» дигән темага күргәзмә әзерләделәр. Күргәзмә балаларда, укучыларда патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелеп, бик күп экспонатларга бай булып эшләнелгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International