Чехов - иҗатына, шәхси тормышына булган кебек үк зур кызыксыну уяткан язучы. Чехов - рус халкының кыйммәтле һәм аерылгысыз хәзинәсе, аның белән бөек шәхес буларак хаклы рәвештә горурланабыз, ул рус мәдәниятенең дулкынландыргыч, йомшак һәм нәфис бите.
Шул уңайдан 24 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә «Чеховны бөтен дөнья укый» дигән китап күргәзмәсе төзелде. Язучының күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсәрләре балаларга викторина сорауларына җиңел генә җавап табарга ярдәм итте.
24 нче гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсендә фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, районыбызның Олы Кибәхуҗа авылында туып үскән Яхъя Габдулла улы Абдуллинның тууына 105 ел һәм тумышы белән Югары Кибәхуҗа авылыннан булган язучыбыз, тәрҗемәче Мәхмүт Максудның тууына 125 ел тулу уңаеннан “Милли мөхит һәм милләт язмышы” дип исемләнгән әдәби уку үткәрелде.
Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе М.Г. Әхмәтов ярдәме белән Гомумроссия “Алдынгылар хәрәкәте” балалар хәрәкәтенең төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырылган грант конкурсы кысаларында төзелгән "Алдынгылар әкиятләре" белән һәм "Әкият сәяхәте" курчак спектакле геройлары белән таныштылар.
22 гыйнвар көнне "Пушкин картасы" проектын тормышка ашыру кысаларында Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Люби и знай родной свой край” дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Чараның программасында укучыларны төрле мавыктыргыч тукталышлар аша таныштыру каралган иде. "Әдәби" тукталышта укучылар якташ язучылар турында белделәр. «Тарих” тукталышында алар туган якның истәлекле урыннары белән таныштылар. «Болынлы" тукталышында укучылар туган якта үскән дару үләннәре һәм аларны дөрес куллану турында белделәр. Бу уен-сәяхәттә үз төбәгебезнең тарихы һәм мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге булды. Чара ахырында китапханәчеләр балаларга узләренең теләкләрен җиткездедәр: яхшы укырга, туган як тарихын онытмаска.
Эбру сәнгате нидән гыйбарәт соң? Гади генә әйткәндә, махсус эбру буяулары белән суда рәсем ясауда. Әмма су да гади түгел, ул гевен үсемлеге сумаласыннан ясалган порошок белән куертыла. Суны дөрес итеп ясау да зур осталык сорый. Рәсем ясалып беткәч, су өстенә кәгазь салып, аны сак кына «тартып» чыгаралар. Рәсем кәгазьгә күчә, ә су чиста кала. Мондый гадәти булмаган мастер класс зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Әлеге чарада катнашучылар оригиналь, искиткеч матур рәсем ясауның бөтен нечкәлекләрен өйрәнделәр.
Анда бер генә артык сүз дә очрамый. Мәкаль-халык авыз иҗатының аеруча күп санлы, һәркемгә таныш борынгыдан килгән һәм хәзер дә актив рәвештә иҗат ителә торган жанры. Аны берәү дә махсус искә төшереп утырмый. Мәкальләр, сөйләм сүзләре кебек, хәтергә кереп урнашалар һәм аралашканда кирәк урында үзләрен тиз генә сиздерәләр. Кеше үзенең мәкаль әйтүен сизми дә кала. Һәр халыкның мәкале үзенчә. Менә шулардан мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат һәм сурәтләмә мөмкинлекләренә таянып барлыкка килгәнлеге аңлашыла.
21 январь көнне Балалар иҗаты үзәге методистлары Гәрәева Р.Р., Ибраһимова Э. З. һәм Закирова Р. Р. өстәмә белем бирү педагоглары, педагог-оештыручылар, методистлар, бүлек мөдирләре һәм директор урынбасарлары өчен Республика түгәрәк өстәлендә катнаштылар. Чара Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «Мәктәптән тыш эш үзәге» ӨББ МБУ базасында узды һәм «өстәмә белем бирү системасында тәрбия процессында милли мәдәниятнең потенциалы»темасына багышланды.
Чара нацизм корбаннары һәм каршылык геройлары, Холокост корбаннары истәлегенә багышланган иде. 27 гыйнварда Кызыл Армия солдатларының Освенцим концлагеры тоткыннарын азат итүенә 80 ел тула. 2006 елдан, БМО Генераль Ассамблеясе карары белән, бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде.
Күргәзмә Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылында туып үскән, философия фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Яхъя Габдулла улы Абдуллинның тууына 105 ел тулу уңаеннан ясалды. Китап укучылар ай дәвамында танылган якташыбызның биографиясе һәм казанышлары белән таныша алды.
21 гыйнвар көнне Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә авылдашыбыз - күренекле татар галиме, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге бүләк лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны Яхъя Габдулла улы Абдуллинның тууына 105 ел тулу уңаеннан «Шушы яктан – шушы туфрактан без” дип исемләнгән әдәби укулар үткәрделәр. Чарада якташыбызның тормыш юлы һәм фәнни хезмәтләре белән китапханәче Рахматуллина А.А. доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук “Гыйлемнең гомере озын” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Автобиографиясе, эшчәнлеге, шәкертләре истәлекләре белән клуб мөдире Мөхәмәдиев М.И. таныштырды.