ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елның 31 март көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 10 апрелендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


1
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Бу театр сәнгате эшлеклеләренең һөнәри бәйрәме. Әлеге көн уңаеннан, 29 март көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә «Сез кабызган утлар һаман янар» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә театр тормышында тирән эз калдырган легендар артистларга багышланган китаплар, мәдәният һәм сәнгать тормышын яктыртучы «Сәхнә» журналы тәкъдим ителде. Шулай ук, якташларыбыз - Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Роберт Галиев, Илнар Низамиев иҗатына багышланган альбомнар да куелды.

Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан шахмат уены бүген дә үзенең популярлыгын югалтмый. Язгы каникул көннәрендә балаларның ялын файдалы да, күңелле дә итеп оештыру максатында мәдәният өлкәсендә күп төрле чаралар оештырыла. Мәсәлән, Олы Мишә авылы китапханәсендә шәһәрдән кайткан балалар өчен шахмат - шашка уеннары үткәрелде. Авылыбызда бу уен белән мавыгучылар артканнан арта. Бу очраклы түгел, чөнки безнең мәктәптә уку елы дәвамында шахмат почмагы эшли. Уенның бу төре белән укучылар дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә шөгыльләнәләр.                    

Бу бәйрәм шигъри сүзнең матурлыгын һәм аның һәр кеше тормышындагы әһәмияте зур булуын искә төшерә. Поэзия йөрәкләрне илһамландырырга, юатырга, яктыртырга һәм берләштерергә сәләтле. Әлеге көн уңаеннан, Олы Мишә авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында шигъри квиз үткәрелде, анда урта сыйныф укучылары катнашты.

«Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы» һәм «Китапханәле каникул» тәмамланып килә, бу атнага йомгак ясап, 28 март көнне Шармыш авылы китапханәсендә «Китап – сер, китап – хәзинә, китап – балаларның иң яхшы дусты» дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде. Чара «Белмим нәрсә, шуны укы» китап күргәзмәсен караудан башланды, анда рус халык һәм дөнья халыклары әкиятләре тәкъдим ителде. Уен барышында балалар әдәби ил буйлап сәяхәткә чыктылар, «Әкият»тә кунакта булдылар, рус язучыларының әкият геройлары турындагы табышмакларны чиштеләр, рифмалар төзеделәр, шигырьләр искә төшерделәр. Әлеге чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч булып узды, балалар әдәби уеннан уңай хис-кичерешләр алдылар.

28 март көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы, бүгенге көндә туган якка кыска вакытлы ялга кайткан егетләр: Шингарев Рәхимҗан һәм Шарипов Айнур белән очрашу үткәрделәр. Егетләр үз алдына куелган бурычны батырларча намус белән үтиләр. «Туган якта якыннарыбыз белән күрешү шатлыгы безгә көч бирә», -  ди алар. Ә без исә, сугышның тизрәк төгәлләнүен, егетләребезнең туган якларына, якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.

 


29
март, 2025 ел
шимбә

28 март көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә Балалар китабы атналыгы кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар халык әкиятләре буенча әкияти сәяхәт үткәрелде. Әкиятләр-ул тылсымлы дөнья, анда хыяллар, хәтта иң ышанмаслыклары да, һичшиксез чынга аша, анда яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә. Әкиятләрне иң күп белүчеләр, әлбәттә, балалар. Китапханәчеләр балаларны «әкият» төшенчәсе һәм әкият төрләре белән таныштырдылар, беренче әкиятләрнең ничек барлыкка килүе, аларны кем язуы турында сөйләделәр һәм яшь укучыларга әкият битләре буйлап сәяхәт итәргә һәм яраткан геройларында кунакта булырга тәкъдим иттеләр.


28
март, 2025 ел
җомга

26 март көнне Бөтенроссия балалар китабы атналыгы кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге укучылар өчен «Китап - сер, китап - хәзинә, китап-балаларның иң яхшы дусты» дип исемләнгән әдәби ассорти үткәрделәр.

28 март көнне Теләче балалар китапханәсенең уку залында Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Әкиятне җый» дип исемләнгән танып-белү уены узды. Китапханә хезмәткәрләре балаларның сөйләм телен үстерүгә, хәтер һәм күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итте. Моның өчен алар сюжетлы рәсемнәр сериясе әзерләделәр. Балаларга иң элек китапханәчеләрнең сорауларына җавап бирергә, ә аннары мөстәкыйль рәвештә татар балалар язучыларының әкиятләре буенча рәсем җыярга кирәк иде. Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International