ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

В этот день весь цивилизованный мир склоняет голову перед жертвами варварских акций нацистов, ставших трагическим прологом Холокоста. В связи с этим 28 января работники культуры села Максабаш провели тематический час на тему «Фаҗига кабатланырга тиеш түгел». Они познакомили ребят с основными понятиями, связанными с трагедией Холокоста. Рассказали о многочисленных жертвах фашизма, о жестоком истреблении еврейского народа, которых массово уничтожали в лагерях смерти. 

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Ватанны Саклаучыларга багышлангаан “2025-Ватанны саклаучылар елы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмә белән танышкан  һәркем үз иле өчен горурланып, шулай ук Ватанны саклауның мөһимлеге һәм аның дөньядагы тарихи роле турында белә алачак. Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк, яңа басмалар белән тулыландырылачак һәм яңартылачак.


28
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы — иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.  Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк! Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә «Мәңгелек халык хәтерендә буйсынмас Ленинград» дип исемләнгән тарихи сәгат үткәрелде. Чарага куелган күргәзмә укучыларда зур тәэсир калдырды. Аннары чара «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия Хәтер акциясе белән дәвам итте.

2025 елның 27 гыйнварында Баландыш төп мәктәбенең 8-9  сыйныф укучылары өчен «Укучыларның һөнәри үзбилгеләнүе» дигән темага очрашу уздырылды.

26 гыйнварында Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган «Холокостны искә алу» темасына патриотик сәгать үткәрелде.

Нәкъ менә шушы көнне 1945 елда совет гаскәрләре Освенцимның иң коточкыч нацист концлагеры тоткыннарын азат итә, анда ул яшәгән вакытта төрле бәяләүләр буенча 1,5 дән 4 миллионга кадәр кеше һәлак булган.

27 гыйнварда Бөек Ватан сугышы тарихында иң мөһим истәлекле даталарның берсе-Совет гаскәрләре тарафыннан Ленинградны немец-фашист гаскәрләре блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. Ул 872 көн дәвам итә. Әлеге тарихи көн уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә “Ленинград блокадасы... Ул еллар һич онытылмас" дигән батырлык дәресе үткәрелде...


27
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Чара авыл мәдәният йортында узды, анда җирлек халкы  җыелды. Җыелышта муниципаль район башлыгы А.Г. Фәтхуллин һәм районның башка җитәкчеләре катнашты.  Хисап доклады белән авыл җирлеге башлыгы Ф.Г. Кадыйров чыгыш ясады. Ул 2024 елда җирлекнең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде һәм алдагы 2025 елга бурычлар билгеләде. Без мәдәният хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар елына күргәзмәләр оештырдык.

 Абде авыл китапханәсендә 27 гыйнвар көнне мәктәп белән берлектә Бөек Ватан сугышы елларында совет гаскәрләре тарафыннан Ленинград блокадасын өзүгә һәм тулысынча бетерүгә багышланган «Блокадный Ленинград» патриотик сәгате үткәрелде. Чара барышында без укучыларга ленинградлыларның фаҗигале язмышы, җиңелмәс шәһәр камалышы, даими бомбага тотулар, ачлык һәм салкыннар, күпсанлы һәлак булучылар һәм үлүчеләр, батыр халыкның патриотизмы, бердәмлеге, Ладога күле буйлап узган боз «тормыш юлы» турында сөйләдек.

Бу көнне 1944 елда Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 көн һәм төн дәвам итә. Бу тарихи датага 25 гыйнвар көнне Шармаш авыл китапханәсендә «Навеки в памяти народной непокоренный Ленинград» дигән тарих сәгате үткәрелде. Укучылар сугышның иң героик битләре — оборона һәм Ленинград блокадасын бетерү, камалышта калган шәһәр халкы, шул исәптән балалар өлешенә төшкән авыр сынаулар турында белделәр. Шулай ук унбер яшьлек укучы Таня Савичеваның көндәлеге турында да искә төшерделәр. Блокадачыларның икмәк нормасы, ул вакытта ипи карточкаларының нәрсә аңлатуы турында сөйләштеләр.

Бу көнне 1944 елда Ленинград шәһәре блокадасы алына. Фашистлар Мәскәү – Россиянең йөрәге, ә Ленинград-аның җаны, диделәр. Кеше җансыз яши алмаган кебек, Ленинградтан мәхрүм калгач, ил дә үзенең сугышчан рухын югалтачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International