Бу көнгә «Чеховны укыганда, сез дөньяны танып беләсез» китап - иллюстратив күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәгә күзәтү ясалды, анда язучының тормышы турындагы хикәяләр, повестьлар һәм материаллар тәкъдим ителде. Укучылар А.П. Чеховның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, язучының балачагы, университетта укуы, театр белән беренче танышуы, пьесаларының гаять зур уңышы турында белделәр.
900 көн һәм 900 төн кешеләр батырларча һәм игелекле булып яшәделәр. Шәһәрнең кырыс блокадасы 1941 елның 8 сентябрендә башлана. Истәлекле дата - 27 гыйнварда Шәдке авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә «Без синең батырлыгыңны хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез, Ленинград» дигән тарихи сәгать үткәрделәр. Чарада катнашучылар блокада атмосферасына чумдылар, камалышта калган шәһәрдә балалар тормышы, ленинградлылар өлешенә төшкән ачлык һәм мәхрүмлекләр турында белделәр. Алар халыкның ныклыгына һәм аларның Җиңүгә тирән ышанычына, шулай ук аларның гаҗәеп каһарманлыгына хәйран калдылар. Барлык кыенлыкларга да карамастан, ленинградлылар укуларын һәм заводларда эшләүләрен дәвам итәләр, фронтка ярдәм итәләр. Тематик күргәзмә дә оештырылды.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре Иске Җөри балалар бакчасы белән берлектә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган «Холокост-кешелекнең иң бөек фаҗигасе» дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр Холокост корбаннары, йөзләгән кече һәм зур концентрацион лагерьларда яһүдләрнең генә түгел, ә башка милләт кешеләренең язмышлары һәм үтерүләре турында сөйләделәр. Чара барышында китапханәчеләр шулай ук балаларга Бөек Ватан сугышы, Холокост тарихы һәм вакыйгалары белән бәйле документлар һәм фотоматериаллар белән таныштырдылар. Ахырда презентация күрсәтелде.
23нче гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә «Татарстан яшьләре» газетасы басыла башлауга 105 ел тулу уңаеннан “105 яшьлек япь – яшь газета” дигән темага күзәтү үткәрелде. Әлеге басманың юбилее-журналистика өчен генә түгел, бөтен татар милләте, мәдәнияте өчен дә әһәмиятле вакыйга. Газета чыгу дәверендә берничә тапкыр исемен һәм форматын үзгәртә, ләкин үз укучылары өчен һәрвакыт кызыклы һәм файдалы булып кала алган газета ул. Чарада катнашучыларга газетаның бай тарихы тәкъдим ителде, Катнашучылар “Татарстан яшьләре” газетасын буген дә яратып укулары, анда чыккан мәкаләләр турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. “Татарстан яшьләре” газетасы үзенең тиражын югалтмыйча, дәвамлы басма булып калса иде дигән фикерләрен әйттеләр.
Истәлекле датага карата Сауш авыл китапханәсендә «Бирешмәгән Ленинград» темасы белән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәгә куелган китаплар ярдәмендә китап укучылар илебез халкының Ленинград шәһәрен ничек саклаулары, ул дәһшәтле блокада көннәрендә һәлак булган һәм могҗизалы рәвештә исән калган кешеләрнең язмышылары турында тарихи-документаль әдәбият һәм әдәби әсәрләрне укып таныша алдылар.
Олы Нырсы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гаязов Азамат (җитәкчесе Гаязов Марат Галимҗан улы) җиңүче, ә Теләче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Галимова Нәфисә призер булды (җитәкчесе Хәкимов Рафил Рефат улы).
Агымдагы елның 25 гыйнварында Байлар Сабасында «Татарстанның бадминтон өметләре – 1 тур» республика ярышларының зона этабы узды. Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагоглары Җаббаров Алмаз Фоат улы, Нәҗметдинов Әсгать Тимершәех улы, Галимҗанов Рәмис Рәфис улы, Вәлиуллин Айдар Илдар улы җитәкчелегендә 19 бала катнашты.
27 гыйнвар илебез тарихында мөһим дата — Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә.
Ленинград шәһәре халкының батырлыгы какшамас ихтыяр үрнәге булды. 872 көн дәвам иткән тарих 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград-Новгород операциясе барышында тәмамлана.
Әлеге истәлекле дата алдыннан тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре мәктәп активлары белән берлектә «Өмет чаткысы»интерактив материалын кулланып, тематик класс сәгатләре үткәрделәр. Шулай ук алар «Йөрәктән – йөрәккә» һәм «Хәтер тасмасы» акцияләрендә катнаштылар, анда балалар геройларны һәм Ленинград халкы тарихын искә алдылар.
1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелгән көн һәм Хлолокост корбаннарын искә алу көне. Бу тарихи датага Алан авыл китапханәсендә патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларга илебез тарихында тирән эз калдырган, халкыбыз җилкәсенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләде, кечкенә кыз Таня Савичеваның көндәлегендәге язмалар белән таныштырды. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Патриотик чара бер минут тынлык белән тәмамланды.
Холокост – нацистлар тарафыннан Европада яшәгән яһүдләрне күпләп юк итүне чагылдыган термин булып санала. 1933-1945 елларда Европаның 60 процент еврей милләте халкы системалы төстә эзәрлекләүләргә дучар булганнар. 28 январь көнне Шәтке авылы китапанәсендә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган "Холокост: язмышлар тарихы" дигән күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәби басмалар концлагерның тормышын һәм аның яшәешен тасвирлый.Мәдәният хезмәткәрләре Шәтке урта мәктәбе белән берлектә “Ак – кара дөнья: фотолар буенча тәрбия” исемле түгәрәк өстәл үткәрделәр.