Китапның юбилее-яраткан авторларның әсәрләрен тагын бер кат укып чыгу өчен менә дигән сәбәп. Һәр китапның үз характеры, үз язмышы, укучыга үз юлы. Бу китапларны кабат алып укыйсы, яраткан геройларыбызны искә төшерәсе, дусларыбызга сөйлисе килә!
31 гыйнвар көнне район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Каюм Насыйри - педагог, тәрҗәмәче, фольклорчы» дигән китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү оештырылды. Күргәзмәгә язучының авыр тормыш юлы турында сөйләүче, үз чорының күренекле вәкилләреннән берсенең шәхесен һәм иҗатын ачучы китаплар һәм язмалар куелды. Каюм Насыйри-мәгърифәтче галим, язучы, педагог, тарихчы-этнограф, тел белгече дә. Китап укучылар аның язучы, һөнәрче буларак биографиясе, күпкырлы таланты һәм иҗаты белән таныштылар.
30 гыйнварда Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында район мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдирләре өчен «Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү программасын (ФМББП) гамәлгә ашыру кысаларында яңа белем бирү технологияләрен куллану» семинары узды
Семинар эшендә район мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең мөдирләре, өлкән тәрбиячеләре катнашты .
29 гыйвар көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бикчантаева Диләрә Мәүлетҗан кызы Татарстан Республикасы Госалкоголь инспекциясенең киңәйтелгән коллегиясендә катнашты. Бу чарада районыбызның алдынгы укытучысы, озак еллар укучылары белән “Кулланучылар хокукларын яклау” олимпиадысында ирешкән уңышлары өчен ведомоствоның “ Булышлык күрсәткән өчен” медале белән бүләкләнде. Диләрә Мәүлетҗан кызына алга таба да бары уңышлар гына телибез!
28 гыйнвар көнне "Пушкин картасы" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Субаш авыл китапханәсендә укучылар белән Пушкин картасы программасы буенча "Угадай сказку по отрывку " дип исемләнгән чара үткәрелде.
Акциянең максаты: Украинадагы махсус операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның бердәмлеген күрсәтү . Ата-аналар һәм балалар конфетлар, печенье, чәй, кофе, тастымаллар, йон оекбашлар алып килделөр. Туган йортыннан еракта булган солдатка якташларыннан посылка алу, аны көтүләрен, уйлауларын, борчылуларын, тизрәк кайтарырга теләүләрен белү бик күңелле. Без яклаучыларыбызның безнең ярдәмне тоюларын телибез! Әлеге акциядә катнашып, балаларыбыз үзләрен илебезнең чын патриотлары итеп хис иттеләр, алар сугышчыларыбызның рухын күтәрүдә зур булмаган, ләкин бик мөһим өлеш керттеләр.
Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан 29 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “2025 ел – Ватанны саклаучылар елы” дип исемләнгән тематик күргәзмә ясалды. Күргәзмәгә геройлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә, Ватаныбыз өчен төрле тарихи чорларда сугышкан ата-бабаларыбызның батырлыклары истәлегенә багышланган китаплар, фото альбомнарга урын бирелде. Китап укучылар әлеге күргәзмә белән ел дәвамында таныша алачак.
Тамбур
тәрҗемәдә чигү, рәсем тутыру өчен кулланыла торган чылбырны тегүне аңлата. Бу
борынгы һөнәр күп халыкларда һәм милләтләрдә бар. Җепләрнең якты төсләре, буыннан-
буынга тапшырыла торган орнаментлар, искиткеч эш техникасы ягымлылык һәм соклану
уята.
Әлеге авылның хатын-кызлары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен, авыл клубына җыелып, токмач кисте.
Мондый акцияләргә һәркем йөрәк кушуы буенча килә. Бүгенге көндә туган яктан читтә булган хәрбиләр токмач ашын аеруча сагына. Туган як җылысы кергән ризык аларны сөендерсен, дигән теләктә игелекле йөрәкле апалар.
Барыбызның да теләге бер — хәрбиләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын иде!
Бу мөһим вакыйгага Казаклар авыл китапханәсендә “Яшнә, яшә, “Татарстан яшьләре!” исемләнгән күргәзмә оештырылды. Бу елларда газета күп тапкырлар исемен һәм форматын үзгәртә, ләкин ул һәрвакыт кызыклы һәм файдалы булып кала. Теләсә кайсы укучы анда үзе өчен файдалы нәрсә таба ала. Китапханәдә һәрвакыт газетаның яңа чыгарылышын укырга, архив тегүеннән файдаланырга була. Популяр басма үзендә ата-бабалар традицияләрен һәм заманча тенденцияләрне берләштерә. Олы яшьтә булуына карамастан, ул һәрвакыт яшь һәм укучыга кирәкле булып кала.