ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

«Глаголица» бәйгесендә катнаш – хыялыңа юл ач!


23
февраль, 2025 ел
якшәмбе

Муниципаль район Советы һәм шәхсән үз исемемнән барлык ир-егетлэрне

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.


22
февраль, 2025 ел
шимбә

24 нче февраль көнне, "Парламент, җәмгыять һәм мин"дәресе кысаларында, Баландыш төп мэктэбенең 8-9 сыйныф укучылары Теләче районы депутатлары Мухаметшин Р.Ш. һәм Җаббарова Г.Н. белән очраштылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, 21 февраль - бөтендөнья туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый. 

Сугышчыларыбызга күп тапкырлар туган җиребезне сакларга туры килә һәм солдатларыбыз һәрвакыт үз бурычларын намус белән үтәп килә.

Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Туган тел бәйрәме һәр халыкның телен, мәдәниятен саклауга үз өлешен кертә.       

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Шул уңайдан Урта Мишә авыл  китапханәсе клуб белән берлектә  “Туган тел – иң татлы тел” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Халкыбыз элек – электән тапкыр, зирәк булган. Чара барышында катнашучылар язучыларыбызның телләр турында язган сүзләрен һәм шигырьләрен укып, үзара тел турында фикер алыштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләр җыйдылар. “Туган тел – иң матур, иң якын, иң газиз тел ул” исемле китап күргәзмәсе дә күпләрдә кызыксыну уятты.  Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте.


21
февраль, 2025 ел
җомга

       20 февраль көнне Сауш төп мәктәбе базасында “Аҗаган - 2025” хәрби-спорт уенының муниципаль этабы үткәрелде.  Шәхси ярышларда

Саруханян Милена йөгерү буенча 1 нче , отжимание буенча 2 нче ;

Заббарова Фәридә йөгерү буенча 2 нче , отжимание буенча 3 нче;

Хайретдинов Ибрахим йөгерү буенча 2 нче урыннарны яуладылар.

 Гомуми баллар буенча Баландыш төп мәктәбе командасы 6 нчы урынга лаек булды.

Әлеге кичәгә  район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәет улы, мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр, туган телебезгә гашыйк укучыларыбыз чакырулы иде.

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә  әзерлек төркеме балалары белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль-спорт бәйрәме үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International