Шул уңайдан, Алан авылы китапханәсендә "Тукта, коррупция!» дип исемләнгән мәгълүмат бирү сәгате үткәрелде. Чараның максаты-укучыларда үз гамәлләре өчен җаваплылыкны үстерү, дәүләт законнарын үтәү кирәклеген аңлау, шулай ук актив тормыш позициясен формалаштыру кебек төшенчәләр булдыру иде. Балалар «коррупция» төшенчәсе белән таныштылар. Икътисад һәм хокук сүзлегендә сүзнең билгеләмәсен табып укыдык. Балаларга аңлаешлы булу өчен танылган балалар әсәрләре буенча өзекләр укырга тәкъдим ителде. «Коррупциягә ЮК дип әйтик " видеоролигы балаларга тормышта барысы да акча белән эшләнмәвен, һәрвакытта да намуслы булып калуның мөһимлеген тагын бер кат төшенергә ярдәм итте. Балалар үзләренең көрәш чараларын тәкъдим итеп, хокук саклау органнарының явызлык бозуларны бетерү эшенең никадәр катлаулы булуын аңладылар.
1993 елның 12 декабрендә халык тарафыннан кабул ителеп, шул елның 25 декабреннән гамәлгә керде. Конституция – дәүләтнең төп кануны – Россиядәге барлык хокукый системаның үзәге булып тора һәм барлык законнарның мәгънәсен, эчтәлеген ача. Илебез гражданины өчен Конституция – беренче чиратта белү тиешле закон ул. Әлеге мөһим көн уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе китап укучылар белән “Конституция һәм мин” дип исемләнгән танып белү сәгате уздырды.
Әлеге көнне бәйрәм итү кысаларында Айдар авыл китапханәчесе Россия Федерациясе Конституциясе көне, аның тарихы, гимны турында мәгълүмат тупланган буклетлар өләшү буенча акция үткәрде. Бу акциянең максаты-дәүләт законнарын, гражданлык позициясен үтәүнең һәм хокукый аң булдыруның, хокукый культура күнекмәләрен үзләштерүнең мөһимлеге турында күзаллау формалаштыру, гражданлык инициативасын һәм гражданлык җаваплылыгын үстерү.
Ел саен 12 декабрьдә илебез илдәге төп бәйрәмнәрнең берсен - Россия Федерациясе Конституциясе көнен - югары юридик көчкә ия һәм законнарның нигезе булып торучы дәүләтнең төп законын билгеләп үтә.
Конституция - дәүләтнең төп законы - Россиянең бөтен хокук системасының үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә «Конституция – төп закон» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда Россия Федерациясе Конституциясе, хокук һәм Россия тарихы буенча кодекслар һәм дәреслекләр тәкъдим ителде.
9 декабрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә урта һәм өлкән сыйныф укучылары белән "Коррупция. Коррупцияне җиңеп буламы?" дип исемләнгән чара узды. Чара башында укучылар коррупциянең нәрсә булуы, аның нинди төрләрдә чагылуы һәм бу тискәре күренешнең нәрсәгә китерүе турында тыңладылар. Аннары без коррупциягә каршы көрәш турында фикер алыштык. Чара ахырында балалар коррупция турында интеллектуаль -танып белү викторинасын узды.
10 декабрь көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, ветераннар советы, авыл җирлеге хезмәткәрләре, авылыбыз имамы катнашында 1921-1924 елларда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе булып эшләгән танылган якташыбыз Рәүф Сабировның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Авылымның данлы шәхесе” дип исемләнгән искә алу чарасы оештырылды.
Ул —мөнәҗәтләр. Мөнәҗәтнең асылында ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү. Мөнәҗәтләрнең тәрбияви мәгънәсе зур, чөнки бу жанр үз эченә бик күп кыйммәтле темаларны туплаган. Туган-үскән илдән аерылу, ана һәм бала мөнәсәбәтләре, дөньяга караш, дөнья малына табыну, яшәү һәм үлем... Мөнәҗәт жанрына искелек калдыгы, кичәге көн, кирәкмәс бер нәрсә итеп карау зур хаталык икәнлеген һәрвакыт искә төшереп тору зарур. Бу жанр зур фәлсәфи, тәрбияви әсәр. Монда безнең тормышка карашыбыз, җаныбыз, рухыбыз бик ачык чагыла. Безнең имгәнгән җаныбызга, рухыбызга мөнәҗәт дигән дәва һич артык булмас. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 11 декабрь көнне “Үзәкләрне өзә моңнары”дип исемләнгән мөнәҗәтләр уку кичәсе үткәрделәр. Бу күркәм чарада “Җәүһәр” клубына йөрүче ханымнар катнаштылар. Алар мөнәҗәтләр көйләделәр.
Это- мунаджаты. Мунаджаты имеют большое воспитательное значение, поскольку этот жанр включает в себя множество ценных тем. Отчуждение от родной страны, отношения матери и ребенка, мировоззрение, поклонение мирскому благу, жизнь и смерть... Надо всегда помнить, что жанр мунаджат - это пережиток старины, вчерашний день. Этот жанр-большое философское, воспитательное произведение. 11 декабря работники культуры села Большие Метески провели вечер чтения мунаджатов ”Үзәкләрне өзә моңнары". В этом замечательном мероприятии приняли участники клуба “Җәүһәр”. Они читали мунаджаты.
Декабрьнең беренче көннәрендә инвалидлар декадасы традицион бәйрәм үткәрү белән башланып китте. Бу көннәрдә аларга игътибарны чыннан да арттырырга кирәк. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. “Йөрәктән йөрәккә” дип исемләнгән акция кысаларында Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балаларның өйләренә барып хәлләрен белделәр.