Илебезнең барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да катнаштылар; язучы, шагыйрь, журналист буларак фронт газеталарында хезмәт иттеләр; кулларына корал алып, алгы сызыкларда сугыштылар; ялкынлы сүз белән җиңүгә ярдәм иттеләр. Әдәбият Җиңүгә ышанычны ныгытуга зур иҗат ялкыны белән хезмәт итте. Сугыш чоры шартларының чиксез авырлыкларына карамастан, ут эчендә, дошман пулялары астында татар поэзиясе яңа баскычка күтәрелде.
Террорчылык гамәлләре күпләп кеше корбаннары китерә, матди, рухи кыйммәтләрне җимерә, дәүләтләр, халыклар арасында дошманлык чәчә һәм сугышлар китереп чыгара. Шушы проблемаларны булдырмау максатыннан, Күкчә авылы клубында китапханә белән берлектә «Терроризм проблема века» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Балалар “терроризм" төшенчәсе, теракт куркынычы туганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Чарада катнашучылар әлеге әңгәмәдә толерантлык, шәфкатьлелек, Ватанга хөрмәт тәрбияләү һәм иң мөһиме – террорчылык проблемасын булдырмауны аңладылар.
27 гыйнвар көне Халыкара Холокост корбаннары көне буларак һәр елны билгеләнеп үтелә. Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында Китапханәдә клуб белән берлектә «Холокост корбаннары » дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче чарада катнашучыларны Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр һәм үлем лагерьларының чәнечкеле тимер чыбыгы артында фашистларның коточкыч явызлыклары турында сөйләде. Китапханәдә шул вакыйгага багышланган күргәзмә эшләнде.
Агымдагы елның 25 гыйнварында Байлар Сабасында «Татарстанның бадминтон өметләре – 1 тур» республика ярышларының зона этабы узды. Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагоглары Җаббаров Алмаз Фоат улы, Нәҗметдинов Әсгать Тимершәех улы, Галимҗанов Рәмис Рәфис улы, Вәлиуллин Айдар Илдар улы җитәкчелегендә 19 бала катнашты.
Ел саен 27 гыйнварда бөтен дөньяда Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә, бу көнне Кызыл Армия солдатлары Освенцим концлагеры тоткыннарын азат итә. 2006 елдан, БМО Генераль Ассамблеясе карары белән, әлеге көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде. Бу егерменче гасырның иң танылган фаҗигаләренең берсе - бөтен милләтләрне шул исәптән ир-атларны, хатын-кызларны һәм балаларны тулысынча юк итәргә омтылу.
23 гыйнвар көнне Иске Җөри модель китапханәчеләре "Ак каен" балалар бакчасы балалары өчен “Әкиятләр аланына сәяхәт” дип исемләнгән виртуаль сәяхәт үткәрделәр . Китапханәчеләр белән бергә балалар искиткеч әкиятләр дөньясы буйлап сәяхәткә чыктылар. Балаларга укылган әкиятләр буенча табышмаклар тәкъдим ителде.
Ул күзгә күренмәс җепләр белән үзенә тарта, һәм аның тарихын белмәскә, аны хәтерләмәскә һәм кайгыртмаска ярамый. Туган як-кешелек нәселенең “тамыры " ул. Үсемлек тамырсыз яши алмаган кебек, кешедә дә тамыр булырга тиеш. Туган ягыбызны туган ягыбызны өйрәнү максатыннан 14 гыйнвар көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Җир бизәге туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар” дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате узды. Китапханәчеләр чара барышында туган авылыбызның тарихы, табигате, гореф-гадәтләре һәм зыялы кешеләре, авылның истәлекле урыннары белән таныштырды.
Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Әдәбиятыбызның ак йөзе Шәйхи Маннур” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәгә килгән укучылар Шәйхи Маннурның әдәби иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы басылып чыга.
Чехов - иҗатына, шәхси тормышына булган кебек үк зур кызыксыну уяткан язучы. Чехов - рус халкының кыйммәтле һәм аерылгысыз хәзинәсе, аның белән бөек шәхес буларак хаклы рәвештә горурланабыз, ул рус мәдәниятенең дулкынландыргыч, йомшак һәм нәфис бите.
Шул уңайдан 24 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә «Чеховны бөтен дөнья укый» дигән китап күргәзмәсе төзелде. Язучының күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсәрләре балаларга викторина сорауларына җиңел генә җавап табарга ярдәм итте.
24 нче гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсендә фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, районыбызның Олы Кибәхуҗа авылында туып үскән Яхъя Габдулла улы Абдуллинның тууына 105 ел һәм тумышы белән Югары Кибәхуҗа авылыннан булган язучыбыз, тәрҗемәче Мәхмүт Максудның тууына 125 ел тулу уңаеннан “Милли мөхит һәм милләт язмышы” дип исемләнгән әдәби уку үткәрелде.