5 декабрьдә Шәтке авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалидларны өйләренә барып котладылар. Аларга әхлакый ярдәм, игътибар һәм җылы сүз кирәк. Һәм без мәдәният хезмәткәрләре алар янына ел саен барабыз, бүләкләр һәм музыкаль котлаулар бирәбез. Без алар белән яңалыкларын уртаклашабыз. Зур проблемаларга карамастан-алар шат күңелле һәм мавыгучан кешеләр. Тик кенә утырмыйлар, бәйләүләр дә бәйлиләр, башка кул эшләре дә эшлиләр.
«Алдынгылар хәрәкәте» буенча пилот балалар бакчаларына кергән Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының тәрбияләнүчеләре Галимова Индира-нәфис сүз (Минһаҗева Г.Р.), Баева Залина – вокал - соло (Минһаҗева Г. Р.), «Нәни энҗеләр » вокал ансамбле (Минһаҗева Г. Р., Хуҗина Р. Г.).
I республика күләм иҗади вокал, хореографик һәм театр иҗатының “Бәләкәчләр аланы” диеп исемләнгән бәйгедә катнаштылар, әлеге чара “Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем биру муниципаль бюджет учреждениесендә оештырылган иде. Безнең балалар барысы да 1 нче дәрәҗәле диплом һәм истәлекле кубок алдылар. Тәрбияләнүчеләребезне һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!Афәрин!
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Иске Җөри модель китапханәсе китапханәчеләре инвалид Шәкүрова Миләушә белән «Шәфкатлелек бизи кеше». Изгелек беркайчан да тузмый торган хәзинә бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья" темасына очрашу үткәрделәр. Китапханәчеләр Миләушәгә матур китаплар һәм кучтәнәчләр белән бардылар.
Латин теленнән тәрҗемә итсәк волонтер ул – ирекле ярдәмче. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Игелекле кешеләр – игелекле булачакбыз” – исемле темага игелек дәресе үткәрделәр. Чарада катнашучылар волонтерлык хәрәкәтенең кайда һәм кайчан барлыкка килүен, аның безнең илдә ничек барлыкка килүен, волонтерларның бүген үз эшчәнлекләрендә файдалана торган эш юнәлешләре, кешеләргә риясыз ярдәм итүләре турында белделәр.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Авыл китапханәчесе волонтерлык хәрәкәтенең кайда һәм кайчан барлыкка килүе, волонтерларның бүген үз эшчәнлекләрендә файдалана торган эш юнәлешләре, кешеләргә риясыз ярдәм итүләре турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар волонтерның һәрвакыт яхшылык, өмет һәм мәхәббәт алып килүен белделәр. Йомгаклауда балалар волонтер булу – ул бик катлаулы хезмәт дигән нәтиҗәгә килделәр.
Бу бәйрәм җәмәгатьчелек игътибарын волонтерлык — җәмгыять файдасына түләүсез ярдәм итү кебек мөһим эшкә җәлеп итүне максат итеп куя. Шармаш авыл китапханәсендә 4 декабрь көнне «Волонтер – горур яңгырый " дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде. Китапханәче волонтерлык хәрәкәтенең кайда һәм кайчан барлыкка килүе, аның безнең илдә ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Балалар Тимур хәрәкәте, волонтерларның бүгенге эшчәнлекләрендә файдалана торган эш юнәлешләре, кешеләргә риясыз ярдәм итүләре турында белделәр. Волонтерлык хәрәкәте турында фикер алышканнан соң, әлеге юнәлеш телгә алынган әсәрләрне искә төшерделәр.
Чарада укучылар әлеге истәлекле датаның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ни өчен нәкъ менә 3 декабрьнең Хәрби батырлык истәлеген саклау өчен сайлануын белделәр. Китапханәче «Билгесез солдат кабере» мемориалы турында сөйләде, сугыш еллары шигырьләре һәм прозалары, илебезнең төрле шәһәрләрендә урнашкан Билгесез солдат һәйкәлләренең иллюстрацияләре белән таныштырды.
Инвалидларның өйләренә барып кайту - чын күңелдән ихтирам, нык сәламәтлек,чыдамлык, зур сабырлык теләү ул. Акция алар якты киләчәккә өметләрен югалтмасын өчен билгеләнгән.
Билгесез солдат көне - Россиядә, 2014 елдан башлап ел саен 3 декабрьдә ил территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көн уңаеннан Олы Нырсы авылы хезмәткәрләре Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.