Матур китап күргәзмәсендә кыш турындагы китаплар куелды. Балалар китап битләрен ачып, "Нигә кыш көне салкын?" "Кыш нинди ул?", дигән сорауларга җаваплар таптылар. Шулай ук күргәзмәдә балаларның яраткан кышкы һәм Яңа ел әкиятләре тәкъдим ителде.
2024 елның 17 декабрендә «Батыр» спорткомплексында 2016-2017, 2014-2015, 2012-2013, 2010-2011 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды.Ярышларда гомуми белем бирү мәктәпләреннән 77 яшь теннисчы катнашты.
Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләче 2нче балалар бакчасы базысында үтте һәм анда 5 педагог көч сынашты. Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Юкка гына яткан таш— мүкләнә, йөргән таш шомара, димәгәннәр. Мондый бәйгеләргә әзерләнгәндә кеше эзләнә, камилләшә.
14-15 декабрь көннәрендә Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Җаббаров А.Ф. җитәкчелегендә бадминтон буенча «Шәхси кубок» республика ярышының финал этабында катнаштылар.
Җәмгыятьтә экстремистик һәм террорчылык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе - аларны профилактикалау. Һәр кеше экстремизмның нәрсә икәнен һәм экстремистик хәрәкәтләргә ничек кермәскә икәнен белергә тиеш. Шуларны халыкка җиткерү максатыннан 15 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Экстремизмга Юк!- дибез» дип исемләнгән күргәзмә ясадылар. Төрле милләт кешеләре дус, тату яшәргә тиеш. Толерантлык безне берләштерсен, үзара мөнәсәбәтләребезне ныгытсын, ят карашларга, чит идеологиягә күңелләргә үтеп керергә ирек бирмәсен иде.
5 декабря в Старозюринской сельской библиотеке провели информационный час «Делаем добрые дела-делаем мир лучше», посвященный Дню волонтера в Российской Федерации.
Библиотекари рассказали, где и когда впервые зародилось волонтерское движение, как оно появилось в нашей стране. Дети узнали о тимуровском движении, о направлениях работы, которые используют волонтеры в своей деятельности сегодня, об их бескорыстной помощи людям.
Во время беседы ребята обсудили о том, что волонтер всегда несет добро, надежду и любовь. И что каждый может стать волонтером, в любой сфере общественной жизни, где есть необходимость. Призвание волонтёра заключается в оказании помощи нуждающимся людям.
Димәк Яңа елга әзерлекне башларга вакыт. Сезнең чыршыга бизәнү әйберләрегез бармы инде? Яңа ел гүзәллегенә матур, оригиналь эшләнмә ясар өчен, бары тик төсле кәгазь генә кирәк булачак. Бу бит бик ансат!!! Аны хәтта “Оста куллар" клубы баласы да эшли алачак, әлбәттә, әгәр бу эштә аңа олы кеше ярдәм итсә. Шармаш авыл китапханәчесе 13 декабрьдә Яңа ел чыршысына оригиналь уенчык ясау сере белән уртаклашты. «Умелые ручки» клубы кызлары төсле кәгазь, кайчы, клей һәм иң мөһиме яхшы кәеф белән коралланып, чыршыга кызыклы зур уенчык ясадылар.
Әлеге дата уңаеннан укучылар белән Иске Җөри авылы китапханәсендә Үзәк авылында яшәүче элеккеге Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының данлыклы савымчысы, Социалистик хезмәт Герое, Ленин ордены, Урак һәм Чүкеч алтын медале иясе Гөлбикә Кәримова турында патриотик сәгать узды. Чара барышында катнашучылар белән «Батырлык» төшенчәсе турында фикер алыштылар.
2024 елның 12 декабрендә Теләче муниципаль районы хужалыкларында комиссия тарафыннан, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча тикшерү, конкурс булып үтте.
Конституция - дәүләтнең төп законы - Россиянең бөтен хокук системасының үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә «Конституция – төп закон» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда Россия Федерациясе Конституциясе, хокук һәм Россия тарихы буенча кодекслар һәм дәреслекләр тәкъдим ителде.