18 сентябрь көнне Теләченең “Туган авыл” кафесында китапханә хезмәткәрләре “Гаилә традицияләре” район милли ашлар фестивалендә катнашып “Дөрес туклану ризыклары” номинациясендә I урынга лаек булды.
Теләче районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге бүлегенең эш графигы нигезендә, агымдагы елның 19 сентябрендә «Нәүрүз» АХККында җитештерү бинасында төягечне техник торышын тикшерү уздырылды. Әлеге чараның максаты машинаның техник торышын тикшерү һәм аларны то актында - техниканың факттагы торышына теркәү иде.
Фестивальда катнашучылар билгеле бер милли аш-су үзенчәлекләренә, милли колоритка, өстәл бизәлешенә, ризыклар ассортиментына, ризыклар бирү йолаларына (әзерләнгән ризыкны иҗади якларга) тиеш иде. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан Баевлар гаиләсе катнашты. «Камыр ризыклары» номинациясендә 1 урынны яуладылар. Котлыйбыз!!!
Татар әдибе Абдулла Алиш дөньяда аз гына яшәп тә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь эшчәнлеге, Ватанга тугрылыклы булуы һәм батырлыгы белән халык күңеленә кереп калган кешеләр рәтендә тора.
Билгеле булганча, ыргак белән бәйләү ысуллары гаять күп, шуңа күрә һәр оста үзе өчен һәр конкрет бәйләү өчен максималь туры килә торган вариантны сайлый. 12 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә, Пушкин картасы кысаларында, үткәрелгән мастер-класс ыргак белән бәйләүгә багышланды. Сайланган җепнең төсенә карап, гаҗәеп нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Китапханәче кыскача бәйләүнең барлыкка килү тарихын сөйләде. Аннары балалар иң гади элементлар белән таныштырылды.
Сентябрьнең өченче якшәмбесендә үзләренең игелекле хезмәтләре белән планетаның урман байлыкларын саклаучы, арттыручы һәм алардан рациональ файдалануга ярдәм итүче кешеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Халыкта бу бәйрәм «Урманчылар көне» дип атала.
Теләче балалар китапханәсендә 3 нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме өчен «Синең дустың - китап» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Аның барышында балалар китапның кеше тормышындагы әһәмияте, алар белән дөрес эш итү, китап продукциясенең төрлелеге турында белделәр.
Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә "Коррупция - аның белән көрәш юллары" дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә куелып әңгәмә уздырылды. Коррупция - хәзерге заман җәмгыятенең кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган иң җитди мәсьәләләренең берсе. Мәгълүмати күргәзмәдә коррупцияне кисәтү, аңа каршы көрәшне яктыркан материаллар урын алды. Әңгәмә барышында бу төр хокук бозуның тарихы, бөтен илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган катлаулы күренеш икәне турында сөйләштенде. Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. Һәрберебезгә аны безнең җәмгыятебезне җимерү коралы икәнен аңларга гына кирәк.
Куркынычсызлык атналыгы кысаларында бүген урта төркем тәрбияләнүчеләре (тәрбиячесе Хафизова А. Р.) Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ дәүләт инспекторы, өлкән лейтенант Кыямов Л. һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик акция уздырдылар.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбияче Хуҗина Р.Г.) мәктәп тормышының кызыклы һәм гаҗәеп дөньясына чумдылар, алар "Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә экскурсиядә булдылар.