Сентябрь аеның беренче ункөнлегенең бу чарасы ел саен үткәрелә торган традицион характер алды. Бу тантананы кем һәм кайчан уйлап тапкандыр, билгеле түгел. Әмма күпләр мондый китап уку бәйрәмен кирәк дип саный. Заманча дөньяда барлык тарихларны видео буенча карарга яки аудиода форматта тыңларга мөмкин булуга карамастан, тере китапны уку бернәрсәне дә алыштыра алмый. Чөнки уку хәтерне һәм концентрацияне яхшырта, шулай ук стрессны киметергә ярдәм итә. Бу бәйрәм кешеләргә һәр яшьтән укуның мөһимлеге турында искә төшерә. Укучылар бу чарада язучыларның әсәрләрен кычкырып укыдылар һәм кызыклы әңгәмә алып бардылар.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре «Туган авыл» кунакханә комплексының музей һәм мини зоопаркына экскурсиягә бардылар, аның җитәкчесе-Шәфиков Рифкат Зыятдин улы .Улы үзе балаларга зоопарк буйлап экскурсия үткәрде. Теге яки бу вольерда кемнәр яшәве, нәрсә белән тукланулары, төп гадәтләре турында сөйләде. Аннары балалар музейда булдылар. Вакыт сизелми дә үтеп китте. Үсеп килүче буынга патриотик хисләр һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләгәне өчен Рифкать Зыятдин улына рәхмәтебезне белдерәбез. Экскурсияне " ТНВ” каналы төшерде, әлеге тапшурыны 13.09.2024 елда 18:00 сәгатьтә “ТНВ” һәм “ТНВ” планета каналларында карарга мөмкин.
Сауш авыл китапханәчесе мәдәният йорты мөдире белән берлектә балалар өчен "Халкыбызның хәрәкәтчән уеннары –балалар сәламәтлегенә юл" дигән күңел ачу - уен сәгате үткәрделәр. Күп гасырлар дәвамында балалар өчен халык уеннары бәйрәмнәрнең бер өлеше һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү элементы булган. Ә тагын халык хәрәкәтчән уеннары - ул балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту ысулы. Милли уеннар балаларда тизлек, җитезлек, көч үстереп кенә калмыйча, үз-үзләрен тотуның билгеле бер нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәргә дә өйрәтә. Чара барышында балалар борынгы халык уеннары турында күп нәрсә белделәр, уеннарда актив катнаштылар.
2024 елның 19 сентябренда Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында тәрбияләнүчеләр өчен Гаилә елына багышланган ,Куркынычсызлык атналыгы кысаларында «Әти, әни, мин – автомобиль гаиләсе» район бәгесе уздырылды.
Ул акыл, әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүнең нәтиҗәле чарасы булып тора, сөйләм үсешенә һәм баетылуына гаять зур йогынты ясый. 17 сентябрь көнне Әбде авыл китапханәсе мәдәният йорты директоры белән берлектә «В мире много сказок» исемле әдәби викторина үткәрделәр. Төп максат булып балалар китабына кызыксыну тәрбияләү иде. Балалар әкиятләрнең исемнәрен, геройларын искә төшерделәр, викторинаның гади булмаган сорауларына әкият сүзләре белән җавап бирделәр.
19 сентябрь көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып үтте.
13 сентябрь көнне, Теләче үзәк китапханәсендә танылган җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, язучы, публицист Фәүзия ханым Бәйрәмова белән очрашу булды. Фәүзия Бәйрәмова 50дән артык китап авторы, Гаяз Исхакый һәм Һади Атласи бүләкләре иясе.
Пушкин картасы проекты кысаларында Айдар авыл китапханәсендә Гаилә елына багышланган "Шәҗәрә - буыннар чылбыры" дип исемләнгән туган якны өйрәнү квесты үткәрелде. Татар халкында элек-электән ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Үз ыруыңның кабатланмас тарихын белү, фамилияңнең һәм ата-бабаларның язмышын өйрәнү, шәҗәрәсен төзү гаиләдә буыннар чылбырын өзелмәслек итеп бәйләргә, балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә.
Балаларның күзаллауларын киңәйтү, китаплар дөньясы белән кызыксындыру һәм китап укуга тарту максатыннан, Теләче балалар китапханәсенә 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүчеләр чакырылды. Балалар китапханәгә бик теләп, ашкынып килделәр. Китапханә хезмәткәрләре аларны шатланып каршы алдылар һәм китаплар дөньясына сәяхәт кылырга чакырдылар. Нәниләр китапханәче сөйләвен зур кызыксыну һәм соклану белән тыңладылар. Китапханәче балаларны китапларны дөрес сайларга өйрәтте, китаплар, журналлар коллекциясе, абонементта һәм уку залында үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды.
Шул уңайдан 3-4 сентябрь көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә “Беслан-өзелгән дәрес” дип исемләнгән мәгълүмат көне тәкъдим ителде. Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч сүзләрне бик еш ишетәбез. Быел гына да күпме шартлаулар булды, күпме гомерләр өзелде. Андый афәтләр башка кабатланмасын иде. Һәммәбезнең вакытында эшләгән гамәле террорчылык актын булдырмаска, тирә-юньдәгеләрне коткарып калырга мөмкин. Чара азагында "Тормыш тамчысы" акциясенә дә кушылдык. “Тормыш тамчысы” акциясе - ул хәтер билгесе, безнең арада булмаган кешеләрне чәчәкләргә су сибү аша символик рәвештә тукландырырга өндәү.