ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Предприятие, оешма, учреждение, күп фатирлы һәм шәхси йортлар территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча смотр-конкурс – бәйге игълан ителә. Бәйгене Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге оештыра.

26 августтан республикабыз, шул исәптән районыбыз юлларында “Игътибар - балалар!” профилактик акциясе башланды.

30 август көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре Республика көне уңаеннан мәдәният йорты каршындагы ял паркында оештырылган бәйрәм кичәсендә катнаштылар. Алар "Татарстан - уртак йортыбыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү,  эбру ысулы белән рәсем төшерү, келәм чигүе буенча мастер-класслар үткәреп, китаплардан яраткан өзекләр укуны һәм якташ язучыларыбызга багышланган интеллектуаль уен оештырып, бәйрәмгә килгән кунакларның күңелләрен күрделәр.

Республика көне – Татарстанның күп милләтле халкының гомуми бәйрәме ул. Шул уңайдан 29 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Татарстан – туган илем” дигән викторина булып узды. Шул темага карата китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды, китап укучыларга тәкъдим ителде.  Балалар Татарстан Республикасы буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Викторина балаларга белемнәрен баетырга, ватаннары турында кызыклы мәгълүмат тупларга ярдәм итте. 

29 августта Татарстан Республикасы көне алдыннан Иске Җөри авыл модель китапханәсендә «Бәхет биргән җирем -Татарстан»  дип аталган түгәрәк өстәл булып узды. Чара барышында  укучыларда бәйрәм тарихы, республиканың табигый төбәге байлыгы һәм татар халкының гореф-гадәтләре, республиканың танылган кешеләре, аларның эшчәнлеге һәм иҗаты турында белемнәрен тулыландыру мөмкинлеге булды.

Шәтке  авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» программасын тормышка ашыру кысаларында фетрдан бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс узды. Һәркем дә бизәнү әйберләре тагарга ярата. Бу мастер-класс белән балалар  да кызыксына. "Ни өчен бизәкләр ясау өчен фетр сайланган? Беренчедән, фетр - гади яки фигуралы кайчы белән җиңел генә кисеп алына торган һәм аннан соң бернишләми торган сыек материал түгел. Барлык катнашучылар да онытылмаслык хис-кичерешләр, файдалы тәҗрибә һәм, әлбәттә инде, үзләре ясаган бизәнү әйберләрен алдылар.

28 август  көнне "Пушкин картасы" проектын тормышка ашыру кысаларында Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Люби и знай родной свой край”  дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Чара программасында укучыларны төрле мавыктыргыч тукталышлар аша таныштыру каралган иде.

Бу истәлекле вакыйга уңаеннан 28 август көнне Айдар авыл китапханәсендә "Безнең дуслык җырыдыр син, гүзәл дастан-Татарстан!” дип исемләнгән әдәби-туган якны өйрәнү сәгате уздырылды.

Мультиклар барлык балаларга да ошый. 28 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә "Минем яраткан мультфильм герое" дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Аның нигезендә балаларны сәнгатькә тарту, иҗатка мәхәббәт тәрбияләү тора. Балаларның һәркайсы якты һәм мавыктыргыч булып чыккан геройларын сурәтләүгә иҗади якын килде. Ахырда балалар ни өчен нәкъ менә шушы геройны сайланганын, аның нинди сыйфатларга ия булуын һәм ул нәрсә белән җәлеп иткәнен сөйләделәр. Конкурс тәмамлангач, барлык балалар да призлар алды.

Айдар авыл китапханәсендә 24 август көнне "Без укыдык, сезгә дә тәкъдим итәбез" дип исемләнгән китапханә квилты үткәрелде. Катнашучылар үзләренең яраткан әкиятләре, хикәяләре, повестьлары һәм аларның геройлары турында сөйләделәр, укыган китапларының исемнәрен, авторларын күрсәтеп, әлеге әсәргә кыскача бәя биреп, язмаларын плакатка беркеттеләр. Китапханә квилтының асылы шунда: кисәкләрдән билгеле бер тема буенча плакат ясау. Нәтиҗәдә, кызыклы фикерләр белән бизәлгән «кисәкле тукыма» килеп чыкты. 

Балаларга үзләренә ошаган китапны алып, гаилә даирәсендә укырга тәкъдим ителде, чөнки җылы гаилә шартларында укылган китап барыбызны да якынайта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International