Җәлилчеләрне искә алу көненә карата 24 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә "Үлемсезлеккә илткән адымнар" исемле темага патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче җәлилчеләр булган төрмәләр, башлары киселгәндә дә Газраилнең күзенә туры карап, елмаеп үлгән чын каһарманнарның язмышлары турында сөйләп китте. “Җәлилчеләр батырлыгы үлемсез” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Укучылар М. Җәлилнең Моабит дәфтәреннән үзләре өйрәнгән шигырьләрен искә төшерделәр. Еллар үтсә дә җәлилчеләрнең батырлыклары мәңге онытылмас.
Ул татар халкының уртак мәдәни һәм көнкүреш традицияләре, аның тарихы, яшәү рәвеше һәм хуҗалык алып бару ысуллары белән тыгыз бәйләнгән. 20 август көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры белән берлектә борынгы әбиләребезнең нинди ризыклар әзерләвен бүгенге заман хуҗабикәләребезнең хезмәтләрен чагыштырып балаларга аңлату эшләре алып барылды. Республикабызда гаилә елы кысаларында “Татар кухнясы серләре” исемле түгәрәк өстәл үткәрелде.
Чара барышында балалар флагның барлыкка килү һәм раслану тарихы белән таныштылар, аның төсләренең нәрсә символлаштыруын,кайчан һәм нинди шартларда эленеп торуын белделәр. Шулай ук Россиянең матрешка,балалайка, самавыр кебек рәсми булмаган символлары турында белделәр.
Хәзерге вакытта коррупциягә бәйле сорауларга һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Китап укучыларда әлеге “чиргә” карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру, ришвәтчелекнең асылын аңлату, намуслылык һәм тәртиплелек тәрбияләү, хокукый аңны үстерү максатыннан Айдар авыл китапханәсендә “Коррупция ул - бозыклык, намуслы булып яшик!” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда коррупциягә каршы дәүләт сәясәте һәм көрәш чаралары турында материаллар, буклетлар тәкъдим ителде. Әдәбият әлеге тискәре күренешкә каршы көрәштә көчле корал булды һәм шулай булып калыр да.
Чарада катнашучылар яраткан китап битләре буйлап сәяхәт иттеләр һәм яраткан геройларында кунакта булдылар. Һәр этапта балалар башваткычлы бер карточка табып, аны чиштеләр һәм бирем белән киләсе карточка яшерелгән китапка күрсәтмә алдылар. Чара барышында алар үзләренең белем запасын күрсәтеп, шулай ук кызыклы яңа әдәби фактлар белән таныштылар.
Баландыш авыл мәдәният йортында Бөтендөнья китап сөючеләр көнен бәйрәм итү кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый ярдәм Штабы тарафыннан оештырылган китап сөючеләр Фестивале булып узды. Бу
Еш кына төрле сораулар өстендә уйланасың: “китап укучыны китапханәгә ничек җәлеп итәргә була?”, “укучының нинди мәгълуматлар, нинди китаплар алырга теләгәнен белү бик тә зарур?”.
Шагыйрь һәм публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Моратның 65 еллыгы уңаеннан китапханәче китап күргәзмәсенә тематик күзәтү ясады, анда шагыйрьнең журнал битләрендә басылган китаплары һәм шигырьләре тәкъдим ителде. Китапханәче Г.Моратның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Әдәби тәнкыйтьчеләр фикеренчә, аның иҗаты стилистикасы һәм эчтәлеге буенча алтмышынчы еллар традицияләрен мирас итеп ала, иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә, татар телен һәм мәдәниятен саклау проблемаларына кагыла.
Әбде авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры белән берлектә А.Пушкин әкиятләре буенча “Любителям пушкинских сказок” дигән әдәби сәяхәт уздырдылар. Чарада балалар бөек язучы А.С. Пушкинның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аннары Пушкин әкиятләренең тылсымлы дөньясы буйлап сәяхәткә киттедәр, анда аларны маҗаралар һәм биремнәр көтә иде. Чара азагында барлык катнашучылар да татлы призлар алды.
Яшь укучылар өчен хокукый культураны арттыру максатында Шармаш авыл китапханәсендә 18 август көнне «По лабиринтам права» исемле хокук дәресе үткәрелде. Очрашу башында китапханәче барлык балаларның да, тән төсенә, милләтенә һәм яшәү урынына карамастан, тигез хокуклы булуы турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар хокук буенча терминнар һәм төшенчәләрне белү буенча интеллектуаль ярышларда катнаштылар. Балалар төрле хокукый ситуацияләрне мисалларда карадылар, уйланылмаган гамәлләр өчен нинди нәтиҗәләр көтүләрен һәм катлаулы тормыш ситуацияләрендә үзеңне ничек тотарга икәнен белделәр. Хокук дәресе «Знай и соблюдай права» видеопрезентациясе белән үрелеп барды.