ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Әхмәтович Сәфәров катнашында «Киләчәк» яшьләр үзәген ачтык. Бу районыбызның сәләтле егет, кызларына яңа мөмкинлекләр ача.
Күңелле вакыйганы күптән көткән идек. Республика җитәкчеләренә рәхмәт.

2024 нче  елның 15 нче  февралендә  Совет гаскәрләрен  Әфганстан җирләреннән чыгаруга  35 ел тула.  Баландыш төп мәктәбендә  күп еллардан бирле бу дата аерым билгеләп үтелә.  

10 февраль көнне  Балык Бистәсе  районының Котлы Бөкәш авылында 2009 нчы елгы һәм аннан да кечерәк егетләр арасында  Әхмәтхан Хаҗи исемендәге мәчет призына көрәш буенча районара турнир булып узды. Тренерлар Гыйниятуллин И.С.,Галимов Д.И. җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайтты әлеге ярышларда.


9
февраль, 2024 ел
җомга

Россия Фән көнен үткәрү максаты балаларда танып белү активлыгын, кызыксынучанлыкны, үз-үзеңне танып белүгә һәм уйлануга омтылуны үстерүгә ярдәм итү. Бу көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркемендә тикшеренү лабораториясе эшләде. Яшь галимнәр су, һава һәм дөньяның башка күренешләренең үзлекләрен өйрәнделәр, тәҗрибәләр һәм күзәтүләр үткәрделәр.

2023 елда производствода зыян күргән 1493 Татарстанлы  Россия Социаль фондының тернәкләндерү  үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узган. Алар «Ключи» (Томск шәһәре), «Омский» (Омск шәһәре), «Тараскуль» (Төмән шәһәре), Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының  «Вятские Увалы» (Киров өлкәсе), «Тинаки»  (Әстерхан шәһәре) ,  «Волга»  (Балаково шәһәре, Саратов өлкәсе),  «Волгоград»  (Волгоград шәһәре),  «Вольгинский» реабилитация үзәкләре бюджет учреждениеләре, «Голубая речка» (Мәскәү өлкәсе) һәм «Кристалл» (Мәскәү шәһәре) реабилитация һәм укыту үзәкләрендә булдылар.

Китапханәче һәм клуб мөдире балаларга сугыш елларының авырлыгы турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар сугыш юллары буйлап узарга туры килгән, фронтта һәм партизан отрядларында фашистлар белән көрәшергә булышкан яшьтәшләренең язмышлары белән танышып Лёня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портноваларның батырлыкларын белделәр. Чараның икенче өлешендә яшүсмерләр бүгенге көндә безнең тынычлыгыбыз өчен көрәшүче батырларыбызга багышлап ясалган альбомга күзәтү ясадылар. Батыр якташыбыз Гарифуллин Ибраһим абыйның сугыш елларында язылган шигырьләреннән басылган китаптан шигырьләр укыдылар.

6 февраль көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре Роза Хафизованың тууына 95 ел тулуга багышланган "Курай моңлы әкиятче апа" , дип исемләнгән әдәби сәгате үткәрделәр. Чарада балалар авторның биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар, кайбер хикәяләрне һәм әкиятләрне кычкырып укыдылар.

1992 елның 7 феврале - Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән расланган республикабызның рәсми рәвештә билгеләнгән истәлекле даталарының берсе -Татарстан Республикасы Дәүләт гербын кабул итү көне, Шул уңайдан Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова мәдәният йорты диреторы белән берлектә «Ак барслы герб» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрде.

7 февральдә Татарстан Республикасының гербын кабул ителгән көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсе  «Минем Республикам символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында китап укучылар безнең күпмилләтле республикабызның тарихы белән танышты. ТР символларының берсе – герб турында мәгълүматка аерым игътибар бирелде: аның тарихы, тасвирламасы һәм әһәмияте турында аңлатылды. Чара ахырында катнашучылар «Татарстан Республикасы» дигән презентация карадылар һәм «Яраткан республикам» викторинасында катнаштылар.

Шәдке авыл китапханәсендә Роза Хафизованың тууына 95 ел тулуга багышланган "Серле әкиятләр остасы" дип аталган күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәерелде. Чара барышында китапханәче балаларга язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Шулай ук балалар язучының әсәреннән өзекләр укыдылар. Роза Хафизова балалар һәм яшүсмерләр өчен егермедән артык китап язган  язучы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International