1992 елның 7 феврале - Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән расланган республикабызның рәсми рәвештә билгеләнгән истәлекле даталарының берсе -Татарстан Республикасы Дәүләт гербын кабул итү көне, Шул уңайдан Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова мәдәният йорты диреторы белән берлектә «Ак барслы герб» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрде. Чарада катнашучылар герб турында рәсми мәгълүмат, закон органнары тарафыннан кабул ителгән көне, барлыкка килү тарихы турында аралашты. Викторина биремнәре аша укучыларның белемнәре тикшерелде. Татарстан Республикасы Гербы - республикада яшәүче һәр кешенең горурлыгы. Чөнки, безнең герб әхләк байлыгы, гаделлек, халык арасындагы тынычлык, алгарыш кебек күркәм сыйфатларны раслый.