Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Көчле рухлы лачыннар” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр.

2024 елның 9 феврале, җомга

Китапханәче һәм клуб мөдире балаларга сугыш елларының авырлыгы турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар сугыш юллары буйлап узарга туры килгән, фронтта һәм партизан отрядларында фашистлар белән көрәшергә булышкан яшьтәшләренең язмышлары белән танышып Лёня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портноваларның батырлыкларын белделәр. Чараның икенче өлешендә яшүсмерләр бүгенге көндә безнең тынычлыгыбыз өчен көрәшүче батырларыбызга багышлап ясалган альбомга күзәтү ясадылар. Батыр якташыбыз Гарифуллин Ибраһим абыйның сугыш елларында язылган шигырьләреннән басылган китаптан шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International