ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2023 ел
сишәмбе

Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле сыйныф укучылары белән “Коррупция балалар күзлегеннән” дигән исем астында танып белү сәгате үткәрделәр. Аның барышында балалар коррупция сүзенең мәгънәсен ачыклап, аның бүгенге тормышта нинди урын тотуы турында фикер алыштылар. Шулай ук яшьләрнең ришвәтчелеккә каршы ничек көрәшә алуы турындагы сорауга укучылар үз җавапларын дәлилләр белән китерделәр. Мондый чаралар үткәрүнең максаты – мәктәп укучыларының игътибарын ришвәтчелек проблемасына җәлеп итү һәм аларда бу күренешкә нәфрәт хисе тәрбияләү. Ә нәтиҗәгә ирешү өчен балалар белән яштән эшләү кирәк.

Максабаш авыл китапханәсендә укучылар өчен «Педагог – исем түгел, педагог – һөнәр» дигән китапханә дәресе узды, шулай ук татар әдипләре турында язган китапларлардан  китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чараның максаты - мәдәни кыйммәтләрне саклап калу, укытучыларга һәм остазларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Укучылар  бөтен дөньяга танылган педагог К. Д.Ушинский турында презентация карап аның иҗаты турында күп кенә яңалыклар белделәр.


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елнын 24 апреленнэн районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 

Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбендә өмә узды. Анда мәктәп укытучылары һәм 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Кирәкле инвентарьлар белән коралланып, балалар һәм укытучылар мәктәп территориясен тәртипкә китерделәр,чүп-чар җыйдылар, узган елгы яфракларны һәм үләннәрне җыеп алдылар.Берничә сәгать эчендә мәктәп территориясе үзгәрде: бөтен җирдә чисталык һәм матурлык булдырылды.

2023 елның 24 апрель көнендә Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Фатима апа Камаловага 95 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин Фатима апага изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Агымдагы елнын 24 апреленнэн районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау башланды. 

Абде авыл китапханәсендә мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә Халыкара Җир көненә багышлап «Мы дети твои, дорогая Земля!» дип исемләнгән чара узды. Ул  эко-сәяхәттән башланды, анда катнашучыларга әлеге истәлекле көн турында мәгълүмат бирелде, тирә-ягыбызның әһәмияте аңлатылды. Балалар безнең җирнең тере организм икәнен һәм аны сакларга кирәклеген белделәр. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, анда безнең дусларыбыз – хайваннар һәм кошлар тормышыннан күп кызыклы фактлар булган китаплар тәкъдим ителде.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, 17-23 апрель көннәрендә Теләче балалар китапханәсендә “Тукай әкиятләре дөньясында” дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе оештырылды. Бәйге мәктәпкәчә яшьтәге һәм урта яшьтәге мәктәп балалары арасында узды.

Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне 1984 нче елның 18 нче апреленнән башлап билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле датага багышлап төрле чаралар үткәрелә, һәйкәлләр, тарихи урыннар тәртипкә китерелә. 18 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә дә һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышлап "Тарих битләрен җил ача" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды.

       «Балалар иҗаты үзәге»нен   Шаипова Раъно Исамовна җитәкчелегендәге «Жемчужинка " берләшмәсе укучылары 2023 елның апреленнән майга кадәр уза торган «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Балалар хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Балалар аларга гади һәм бик җылы һәм эчкерсез сүзләр яздылар, аларга бу җылы сүзләр хәзер бик кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International