Балалар бакчалары пешекчеләренең профессиональ осталыгын үстерү һәм әлеге һөнәрнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, 25 апрель көнне Теләченең 3номерлы балалар бакчасында “Иң яхшы пешекче” дигән районкүләм бәйге үткәрелде. Анда безнең Олы Мишә гомумбелем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменнән Шәрипова Л.Р. катнашты. Ул Мәгариф бүлеге тарафыннан “Иң яхшы камыр ризыгы” номинациясендә мактау кәгазе белән бүләкләнде. Без Лилиягә алга таба иҗади уңышлар теләп калабыз!
26 нчы апрельдә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге оештырган “Тукай язы” районкүләм сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесенең “Габдулла Тукай әсәрләрен сөйләү” номинациясендә Балыклы башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Кәримова Асилә (җитәкчесе: Сибгатуллина Алсу Тимершаех кызы), “Тукайга ияреп...” номинациясендә 4 нче сыйныф укучысы Кәримов Сәид (җитәкчесе: Сафиуллина Әминә Тимергали кызы) җиңүчеләр булдылар. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез.
26 апрель – сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.Шул уңайдан Олы Мишә урта мәктәбендә төрле мавыктыргыч чаралар үтте.Башлангыч сыйныф укучылары Г.Тукай әсәрләренә багышланган рәсем конкурсында катнаштылар. «Милләтемнең горурлыгы – шагыйрь Габдулла Тукай» дип исемләнгән китап күргәзмәсендә булдылар. 5-6 сыйныф укучылары арасында Габдулла Тукай иҗатына багышланган иҗади КВН. Укучылар Г.Тукай иҗатын күп белүләрен исбатладылар.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында «Балалар бакчасының иң яхшы пешекчесе»дигән искиткеч һәм тәмле бәйге узды.
Бәйге эш планына ярашлы рәвештә һәм балалар бакчалары пешекчеләренә ярдәм итү һәм тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелде.
Балалар бакчасында Г. Тукайның туган көненә багышланган искиткеч, эчтәлекле әдәби кичә узды, аны тәрбиячеләр Минһаҗева Г. Р., Шакирова Г. И., Ибраһимова А. Р. һәм музыка җитәкчесе Сафина Р. К. җитәкчелегендәге зурлар төркем тәрбияләнүчеләре әзерләде. Бәйрәмдә балалар шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, яраткан шагыйрьнең әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Әкият геройлары-Шурале чарада катнашып бәйрәмне якты төсләр белән бизәде. Бәйрәм «Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп кала, ул милли шигърияткә нигез сала һәм аның классик стилен булдыра. Гомер юлы кыска булса да, Тукай зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты биләп тора.
Дистәләгән мең кешенең гомерен алып киткән XX гасырның иң масштаблы радиацияле фаҗигасе 1986 елның апрелендә бөтен планетага яңгырады. 27 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан “Чернобыль хатирәләре” дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү тәкъдим ителде. Күргәзмәдә техноген һәлакәт вакыйгалары турында мәгълүмати материаллар һәм Чернобыль атом-электр станциясенең һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар хатирәләре урнаштырылды. Шулай ук күргәзмә буенча кешелек тарихында радиоцион һәлакәт турында әңгәмә-фикер алышу да үткәрелде.
Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән X Халыкара олимпиада үтте. Безнең Баландыш төп мэктәбеннән 8 сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия (җитәкчесе- Зәйнуллина Р.Х.) һәм 9сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Чулпан (җитәкчесе- Минһаҗева Л.М.) район данын яклап, уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга алга таба уңышлар телибез!
Кешенеке кебек үк, табигатьнең дә үз бәйрәмнәре бар. Һәм шуларның берсе-Халыкара Җир көне. Бу чиста су, Җир һәм Һава бәйрәме. Җирнең барлык халкына табигатьне сакларга һәм якларга кирәклеге турында. искәртү көне. 20 апрель көнне Айдар авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлеге активлары белән берлектә Җир көненә багышланган экологик акциядә катнашты. Алар авыл тирәсен, юл кырыйларын, чишмә яннарын җыештырдылар, чүп-чар җыйдылар, табигатьне саклау проблемалары турында сөйләштеләр.
Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен яңарту, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында “Кич утыру” фольклор кичәсе үтте. Әлеге чарада китапханәче татар халкының гореф-гадәтләре, 50 ел элек безнең ата-бабаларыбызның кышкы озын кичәләрне ничек үткәрүләре, ни өчен мондый кичәләрне “Кич утыру” дип атаулары турында сөйләде. Чараның беренче өлешендә кызлар җырлашып кул эшләре эшләделәр, ә икенче өлешендә егетләр килгәч, бергәләп төрле милли уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Чара ахырында катнашучылар милли ризыклар, самовар чәе белән сыйландылар.