Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Тарихи хәтер” проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган «Җиңү диктанты» булып узды.
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Теләче муниципаль районы ЦЗН вәкиле белән очрашу узды. Ул 8-11 сыйныф укучылары белән тест үткәрде. Булачак һөнәрләр турында фильм каралды. Укучыларга кирәкле һөнәрләр турында аңлатты. Һәрвакыт кирәкле юнәлешләр буенча мисаллар китерде.
Олы Миш урта мәктәбенә укучыларга профориентацион ярдәм күрсәтү йөзеннән Теләче районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре килде. Очрашу барышында әңгәмә үткәрелде, шулай ук укучылар анкета үттеләр һәм үзләренә туры килгән һөнәр таптылар.
26 апрель -бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә “Тукай безнең йорәкләрдә” дип исемләнгән шигырь бәйрәме үтте . Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм чарасы "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында кечкенәләр төркеме балалары белән (тәрбиячеләре Хабирова Ф.Ф.) “Йомры икмәк”рус халык әкияте буенча юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен күрсәттеләр. Чара ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды. Кечкенә җәяүлеләр уен-әкият формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен кабатладылар һәм беркеттеләр.
Яшь китап укучылар тарафыннан үсеп килүче буынның әхлакый һәм эстетик тәрбиясенә ярдәм итүче "Габдулла Тукай әкиятләре" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Тукай иҗаты татар иҗтимагый фикерен, әдәбиятны, театрны, музыканы һәм сәнгатьне үстерүгә көчле этәргеч бирде. Тукай - шагыйрь генә түгел, аның әсәрендә әдәбият һәм сәясәт, тарих һәм фәлсәфә, милли һәм универсаль, төрки көнчыгыш әдәбият традицияләре бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Китапханәдә Тукайның "Шурале", "Су анасы", "Кәҗә һәм Сарык" әкиятләре, һәм күп кенә шигырьләре кычкырып укылды.
Теләче җирлекара китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Пушкин картасы буенча ”Турнир знатоков” (Белемлеләр илендә) дип исемләнгән уен-ярыш үткәрелде. Ярышта Теләче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучыларыннан торган 3 команда көч сынашты. Чараның максаты укучыларының Габдулла Тукай турында алган белемнәрен тирәнәйтү; әдипнең иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру; алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү; белемгә омтылыш, үзара дуслык, ярдәмләшү, иптәшләрең өчен җаваплылык хисе тәрбияләү иде. Укучылар ярыш барышында сорауларга актив җавап бирделәр, ахырдан командаларга Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
25 апрель көнне, Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан, Әбде авыл җирлеге башлыгы Рәхмәтуллин Н. Р. мәктәп һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авылның тыл хезмәтчәннәре Васильева Анна Петровна, Иглепова Ольга Николаевна һәм Осина Елена Ильиничналарны Җиңү көне белән котлады.
Үз иҗаты белән ул мәңгегә үз исемен мәңгеләштерә, ә аның шигырьләрен бүген дә зур ярату белән өлкәннәр дә, балалар да укый. 27 еллык авыр тормыш юлында Тукай калдырган бай һәм төрле әдәби мирас татар шигъриятендә аеруча хөрмәтле урын ала. 25-26 апрель көннәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Олы Мишә авылы китапханәсендә «Татар халкының бөек шагыйре» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрелде.
26 апрель көнне районыбызда Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан "Сандугачтай моңлы Тукай теле" дип исемләнгән шигърият кичәсе үткәрелде. Әлеге кичәдә китапханә тарафыннан оештырылган "Тукай мәңге безнең күңелләрдә" дип исемләнгән акциядә актив катнашып тамашачылар мәхәббәтен яулаган өлкәннәребез, мәктәп укучылары, балалар бакчаларыннан килгән нәниләребез чыгыш ясады.