Сауш авыл китапханәсендә "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" темасына сәламәтлек сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга Бөтендөнья сәламәтлек көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләп, күңелле конкурслар һәм викториналар ярдәмендә «Сәламәтлек иле» нә кечкенә сәяхәт ясарга тәкъдим итте.
Тоталь диктант - ул бөтен дөнья буйлап рус теленә битараф булмаган кешеләр көче белән тормышка ашырыла торган иҗтимагый коммерцияле булмаган проект. Ул күптән инде "бер көн акциясе" булудан туктады һәм ел саен дистәләрчә бушлай мәгърифәт проектлары оештыра.
Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Шул уңайдан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан “Уку акыл өчен, спорт сәламәтлек өчен!” исемле сәламәтлек сәгате үткәрделәр. “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” исемле күргәзмә куелып, сәламәтлеккә җаваплы караш тәрбияләү, күп кенә авыртуларны булдырмый калу, дәвалау буенча киңәшләр тәкъдим ителде.
Иске Җөри авыл модель китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сәламәтлек утравына сәяхәт" дигән чара үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга Бөтендөнья сәламәтлек көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр һәм күңелле конкурслар, викториналар ярдәмендә «Сәламәтлек иле»нә кечкенә сәяхәт ясарга тәкъдим иттеләр.
Кар эри башлау белән кыш буена җыелып барган чүп-чар чыга башлый. Шул уңайдан Теләче районы китапханә хезмәткәрләре “ЭКОЯЗ – 2023” республика акциясенә кушылып, өмәгә чыктылар. Алар үзләренең территорияләрен җыештырдылар, чүпләрдән арындырдылар. Табигатьне чиста тоту, тирә-якның матурлыгын һәм төзеклеген тәэмин итү - безнең бурычыбыз.
“Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында Казаклар авыл китапханәсе “Спорт һәм сәламәтлек иленә сәяхәт” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Балалар китапханәче белән бергә сәламәтлек иленә сәяхәт иттеләр. Чара барышында китапханәче балаларга һәр кешенең үз сәламәтлеген үзе булдыручы булуын һәм шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим булуын сөйләде. Балалар хәрәкәтле һәм сүз уеннарында катнаштылар. Сәламәтлек һәм спорт турында табышмакларны чиштеләр.
Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә. Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк.
Тоталь диктант - ел саен барлык теләүчеләр өчен, яшьләренә, милләтләренә, белем дәрәҗәсенә һәм социаль статусына карамастан үткәрелә торган акция. Ул һәркем өчен грамоталылыкның мөһимлеген күрсәтә, русча язарга һәм сөйләшергә теләгән һәркемне берләштерә. Әлеге акциядә Олы Мишә урта мәктәбеннән 22 укучы катнашты.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Китап уку+ спорт=?” дигән кызыклы квест уены үткәрелде. Укучылар, кроссворд чиштеләр, әдәби һәм спорт ярышларында катнаштылар.
13 апрель көнне Теләче “Батыр спорткомплексында 2010-2011 һәм 2012-2013 елгы укучылар арасында Татарстанның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Кыямов Айрат Әхмәт улы исеменә кул көрәше булды.