ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Шармыш авылы китапханәсендә «Почемучки» клубы балалары өчен «Береги свою планету, ведь другой на свете нет!» дигән экологик дәрес үткәрелде.

Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Максабаш авыл китапханәсендә укучылар өчен китапханә эше белән танышу сәгате уздырылды. Балалар «китапханә» сүзенең нәрсә аңлатканын, китапханәдә булган кызыклы китаплар һәм вакытлы басма белән таныштылар.  Китапны куллану кагыйдәләре һәм китапханә укучысы булу өчен нинди  шартлар узарга кирәклеге  турында мәгълүмат алдылар.

Ураза ислам диненең биш баганасының берсе.  Рамазан ае уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Рамазан -  барлык айларның солтаны” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.

Күргәзмә материаллары әлеге утыз көнлек уразаның тарихы, аның әһәмияте, дөрес үтәлеше һәм аны уңышлы тәмамлау турында сөйли. Әлеге күргәзмә дин тотучыларга гына түгел, туган як тарихы, мәдәнияты һәм гореф-гадәтләре белән кызыксынучы укучыларга да исәпләнгән.

      Күргәзмәнең максаты: әхлакый тәрбия, рухи-дин гыйлеме һәм халык гореф-гадәтләре пропагандалау.

Иске Җөри авыл модель китапханәсендә “Роспись футболки” дигән мастер-класс үткәрелде. Мастер-классны алып баручы балаларга эш алымнарын һәм техникасын күрсәтте, ә аннары бөтен процессны мөстәкыйль рәвештә кабатларга мөмкинлек бирде. Барлык катнашучылар да футболкаларга төсле һәм уникаль рәсемнәрне ничек ясарга, мондый эшне ничек төгәл һәм ышанычлы итеп башкару серләрен белә алдылар, Балалар футболкаларны матур һәм мәгънәле итеп бизәде, язулар язды һәм үзләрнә истәлеккә калдырды.

Түбән Кама шәһәрендә 2006 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмер егетләр арасында РФ, ТР халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә көрәш буенча 3 тапкыр Республика ярышлары узды. Әлеге ярышларда республикадан 15 команда катнашты. 2007-2008 елгы егетләр арасында 65 кг. үлчәү авырлыгында Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Ислам Кәримуллин 1 урын яулады. Исламның тренеры- Әскәров Венер Ибраһим улы.

2023 елның 6 апреленнән 8 апреленә кадәр Байлар Сабасында өстәмә белем бирү педагогы Вафин Илнар Илфат улы командасы 2012-2013 елларда туган егетләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы футбол Федерациясе кубогында катнашты.

Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә. Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн   сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла.

Чернобыль... 1986 елның апрелендә - бу куркыныч сүз бөтен планетага яңгырады, XX гасырның иң масштаблы фаҗигасе - дистә мең кешенең гомерен алып киткән Чернобыль АЭСының дүртенче энергоблогында шартлау. Бу фаҗигале вакыйгаларны искә алып, мәдәният хезмәткәрләре “Чернобыль - гасыр фаҗигасе” дип исемләнгән патриотик сәгать уздырдылар. Чара барышында алар балаларга Чернобыль авариясенең атом энергетикасы тарихында иң зур дип бәяләнүче шартлау булуын сөйләделәр, әлеге фаҗигале вакыйгаларның хроникасы күрсәтелде.

Бөтендөнья сәламәтлек көне - глобаль кампания, ул кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген саклау өчен уртак чаралар үткәрү максатында халык игътибарын сәламәтлекне саклау проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International