Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәчесе балаларга әңгәмә үткәрде. Ул беренче космонавт Юрий Гагарин, галәм планеталары белән таныштырды, космик кораб, космонавтларның очарга эзерлек эшләре, очу вакытында ашаган ризыклары һәм бапшка кызыклы фактлар турында сөйләде. Чара безнең илдә космонавтика үсеше турындагы презентация белән үрелеп барды. Укучылар космос турында күп кенә яңа һәм кызыклы ачышларны белде.
Менә инде бик күп еллардан бирле табигый байлык - дару үләннәре медицинада киң кулланыла. Табигатьнең матурлыгы һәм төрлелеге чиксез, аны аңлар һәм саклар өчен иң элек аны өйрәнергә кирәк.
Шулай гына безнең төбәкнең бай мәдәниятен һәм татар халкының милли үзенчәлеген саклап калырга мөмкин. 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 11 нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсе “Кояшкай” балалар бакчасынада «Китап битләрендә халык мәдәнияте» дигән әдәби сәгать үткәрде. Балалар китап аша традицияләр, фольклор, сәнгать дөньясы, халык йолалары белән таныштылар.
Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. 11 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Галәм киңлекләренә сәяхәт» дип исемләнгән йолдызлы сәгать үткәрелде.
Балалар һәм яшүсмерләр күп вакыт аларны җиңеп чыгарга әзер түгел, һәм бу – тискәре нәтиҗәләргә китерә. Алар авырлыклардан чыгу юлын наркотик, тәмәке төтененнән, аракыдан эзлиләр, ә бу исә төрле җинаятькә илтә.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе "Сәламәтлек иң зур байлык" дип исемләнгән спорт-уен программасы үткәрде. "Сәламәтлек - ул бәхет" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар сәламәтлек турында мәкальләрне искә төшерделәр һәм аларның әһәмиятен аңлаттылар. Шулай ук кызыклы уеннарда, эстафеталарда, конкурсларда катнаштылар.
Теләченең балалар бакчасы базасында “Эзләнү һәм иҗат аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирү” темасына тәрбиячеләр өчен республикакүләм семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгечләре, Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасының Дәүләт комитетының “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н. һәм Саба,Теләче районнары балалар бакчаларыннан килгән педагоглар катнашты.
Космонавтика Көне-12 апрельдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Безнең балалар бакчасында гадәттәгечә "Космос" көне уза. Бүген тәрбияләнүчеләр Космос, космонавтлар, йолдызлар, планеталар турында мәгълүмат белән таныштылар. Балалар рәсемнәр, кул эшләре ясадылар.
Олы Мишә урта мәктәбендә Космонавтика көне уңаеннан «Мөһим сөйләшү» дәресләре үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга танылган космонавтлар, Кояш системасы, заманча ачышлар, космоста эшләүнең кыенлыклары турында сөйләделәр. Россиянең бу өлкәдә иминлек һәм халыкара хезмәттәшлек мәнфәгатьләрен хәл итү өчен беренчеләр рәтендә булырга тиешлеге турында да әйтелде.
Каен бөреләренең файдалы үзлекләре апрель–май айларында барлыкка килә. Чималны җыю алар тарала башлаганчы бара. Бөреләр хуш исле, шулай ук берничә файдалы матдәләре бар: органик кислоталар, эфир майлары, каротин. Халык медицинасында каен бөреләрен ялкынсынуга каршы чара буларак кулланалар. Эчемлекләрне вируслар белән көрәшү өчен кулланалар. Безнең Баландыш төп мәктәбе укучылары каен һәм нарат бөреләре җыйдылар.