Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында танылган язучы Рабит Батулланың туган көне уңаеннан «Халкым сиңа багышладым иҗатымны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Ул безгә язучы буларак кына түгел, ә җәмәгать эшлеклесе, театр режиссеры, педагог, драматург, публицист, сатирик, Татарстан Республикасының Халык язучысы һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе буларак билгеле. Күргәзмәдә язучының әкиятләре, хикәя һәм юмористик әсәрләре тәкъдим ителә. Аның китаплары бер укучыны да игътибарсыз калдырмый, һәркем аның иҗаты белән таныш. Теләгән һәркем язучының китабын өенә яздырып алып укырга мөмкин.
Ислам динендә күркәм әхлаклы шәхес тәрбияләү - төп максатларның берсе. Шәригать кануннары кешенең үз-үзен тотышы, эчке дөньясы, фикерләве белән тыгыз бәйләнештә бирелгән. Ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Ислам тормышның барлык өлкәләрендә дә әдәпле, тыйнак булырга чакыра. Шул уңайдан 28 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Миләүшә” мәчетендә ”Әдәп, әхлак сагында дин тора” дип исемләнгән очрашу үткәрделәр.
Баланың үсешенә әйләнә-тирә дөньяның йогынтысы бик зур.
Бүген зурлар төркем тәрбияләнүчеләре тәрбияче Ибраһимова А.Р. белән бергә суган утырттылар. Моның өчен таяк ярдәмендә җирне тирәнәйтеп, суган утырттылар соңыннан җентекләп су сиптеләр.
Хәзер табигать почмагында балалар һәр көн саен суган үсешен күзәтеп баралар. Аларның "түтәлләрендә" тәмле, витаминлы суган үсәчәк!
Күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың 85 яшьлек юбилее уңаеннан 28 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Бар шундый бер Батулла...” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты һәм китаплары белән таныштырды. Р. Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аны драматург, прозаик, балалар язучысы буларак та беләләр. Гаиләдә бала
Күргәзмәдә язучының тормышын һәм иҗатын яктырткан, укучыларга Максим Горькийны яхшырак белү һәм XIX гасыр ахыры һәм ХХ йөз башында әдәбият үсешенә керткән өлешен бәяләүдә ярдәм итүче материаллар һәм фотосурәтләр тәкъдим ителә. Шулай ук биредә төрле яшьтәге китап укучылар өчен язучының танылган «Дело Артамоновых», «Мать», «Детство», «В людях», «На дне», «Сказки об Италии», «Макар Чудра», «Челкаш» кебек әдәби әсәрләре тәкъдим ителә.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Театр көне уңаеннан берләшмәгә йөрүчеләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Сөйләшү барышында "Ефәк баулы былбыл кош" исемле спектакль буенча фикер алышу һәм китап күргәзмәсе белән танышу булды.
Кошлар турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү, канатлы дусларыбызга мәхәббәт, игътибарлылык, кошларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан Баландыш авыл китапханәсендә 28 нче март көнне «Канатлы дуслар - яз хәбәрчеләре» дип исемләнгән виторина оештырылды. Чара кызыклы үтсен өчен КВН формасында алып барылды. Укучылар ике командага бүленеп, төрле конкурсларда көч сынашты. Алар кошлар, аларның файдасы хакында күп мәгълүмат алдылар.
Теләче балалар китапханәсендә «Наш Горький» дип исемләнгән күргәзмә портрет эшләнде. Максим Горький - совет чорының олы язучысы, прозаик, шагыйрь, драматургия һәм публицистика белән шөгыльләнгән. Ул хәзерге заман балалар әдәбиятына нигез салучыларның берсе, балалар әдәбиятын оештыруга күп көч куйган, балалар китапларын балаларны яраткан кешеләр язуын кайгырткан кеше. Әлеге күргәзмәгә язучының портреты һәм китапханә фондында булган әсәрләре куелды.
Ул романнар, повестьлар, хикәяләр, пьесалар, әкиятләр авторы. Аның каләме астында Габдулла Тукай турында тарихи драма, «Сөембикә» романы, татар мәдәнияте эшлеклеләре турында күп санлы хикәяләр һәм мәкаләләр чыга. 2006 елда «Сөембикә» романы өчен Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек була. Күкчә авыл китапханәсендә язучының юбилеена китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче авторның әсәрләре буенча күзәтү үткәрде.
Быел балалар китабы атналыгы – балалар әдәбиятында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе - үзенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Сүз уңаеннан, беренче китап бәйрәме Лев Кассиль тарафыннан билгеләнә. 1943 елның 26 мартында Мәскәүдә язучылар һәм яшь укучылар белән зур очрашу була. Ә 1944 елдан бер көннең аз булуы ачыкланып, Балалар китабы атналыгы туа.