ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2025 ел
якшәмбе

Викторина логик фикерләүне, хәтер, игътибарны яхшырта. Уен берничә турдан торды: «Мәкаль белән табышмак», «Мәкальләр җый», «Разминка», «Мәкальне дәвам ит», «Кем күбрәк белә». Әлеге чарада балалар үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәтә алдылар.

Китапханәче балаларны  якташ язучыларыбыз  Д.Гайнетдинова,   Ф.Хөсни, Р.Низами, Н.Хәсәнов,  С.Зыялы иҗатлары белән таныштырды,  әсәрләренә күзәтү ясады.  Балалар бик теләп китаплар белән таныштылар, әсәрләрен кычкырып укыдылар.


5
июль, 2025 ел
шимбә

Теләче җирлекара һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында  "Уйнап күңел ачабыз!" дигән исем астында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләргә бик күңелле чара үткәрделәр. Җәйге көнне балалар төрле уеннарда катнашып, күңелләрен ачтылар. Алар арасында "Түбәтәй", "Йөзек салыш", "Колакка колак", "Очты, очты", "Чүлмәк вату" кебек татар халык уеннары да бар иде! Шулай ук "Балык тоту" уенында да үз осталыкларын күрсәттеләр.


2
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Чара барышында «Китап Айболиты» мастер-классы да үткәрелде. Китапханәче балаларга китап чыгаруда нинди зур хезмәт куелуы турында сөйләде, китап укучыларны кабат сөендерсен өчен, китапчыкларны ничек «дәваларга» кирәклеген күрсәтте. Балалар таушалган битләрне  төзәттеләр, карандаш тамгаларын бетергеч белән бетерделәр, скотч белән ертылган битләрне ябыштырдылар.

Быел ул 28 нче июньгә туры килде. Яшьләр көне-яшьләр бәйрәме. Бу бәйрәм энергия, идеяләр һәм яңа югарылыкка омтылыш белән тулы һәркемне берләштерә. Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсе "2025 секунд уку чемпионаты" акциясе оештырды. Чемпионатның төп үзенчәлеге шунда, аңа алдан әзерләнәсе түгел, чөнки катнашучылар нинди текст укырга кирәклеген белмиләр. Катнашучылар бирелгән әсәрләрне рәхәтләнеп укыдылар, акция турында кызыклы мәгълүмат белән уртаклаштылар һәм анда ничек катнашырга мөмкин булуын күрсәттеләр. Акция китап укуның — күңелсез эш түгел, ә белем, хис-кичерешләр һәм яңа идеяләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт икәнлеген тагын бер кат искә төшерергә сәбәп булды. Яраткан язучыларыбызның китапларын кулга алырга кабат мөмкинлек туды.

Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр. Балаларны иманлы итеп тәрбияләүдә Ислам диненең әһәмияте зур. Шуны күздә тотып 1 нче июль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән авылдагы “Наил мәчете”нә экскурсия оештырды. Мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләре белән таныштырылды. Балалар исә үзләре яттан белгән сурәләрне сөйләп күрсәттеләр.


1
июль, 2025 ел
сишәмбе

Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында Айдар авыл китапханәсендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының афәтен чагылдырган шагыйрьләргә багышланган «Сугыш турында дүрт юл» хәрби шигърият көне үткәрелде. Китапханәче шигырьләре Бөек Ватан сугышы вакытында туган фронтовик шагыйрьләр турында сөйләде. Катнашучыларга Бөек Ватан сугышы елларында халыкның рухи тормышында шигъриятнең әһәмияте һәм роле турында мәгълүмат бирелде. Шигырьләр сугышчан рухны күтәргән, дошманга каршы көрәшергә ярдәм иткән, туган илен сагынучы солдатларның күңелләрен җылыттып торган. Фронтовик шагыйрьләр турындагы сөйләшү шигырьләр уку белән үрелеп барды. Күп кенә шагыйрьләр май аенда Җиңү көненә юл тотканда батырларча һәлак булсалар да, алар бүген дә безнең белән, онытылмыйлар, аларның иҗаты үлемсез.

27 июнь көнне “Пушкин картасы” проекты кысаларында Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән  “Туган авылым” дип исемләнгән квиз-уены үткәрделәр.

Ата - аналарның (законлы вәкилләрнең) игътибарын балаларны йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү проблемасына җәлеп итү максатыннан, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме (тәрбиячесе Биккинина Р.Р.) балалары белән автомобиль салонында «Бала-төп пассажир»акциясе үткәрелде. Ата – аналарга буклет-белешмәләр тапшырылды.  Шул ук максат белән " минем балам эләктерелгән, ә синеке?». Акция ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н.  катнашында узды. 

Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның  22 июнь таңында, фашист Германиясе  илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.          


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International