Теләче муниципаль районы прокуроры Елена Ивановна Суглова Олы Мишә урта мәктәбендә ата-аналар җыелышында катнашты. Җыелыш кысаларында район прокуроры балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалаучы дәүләт органнары системасы, укучыларның да, ата-аналарның да хокуклары бозылган очракта, балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаятьләрне профилактикалау очрагында мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган хокук саклау һәм контроль органнары координаталары турында мәгълүмат җиткерде. Шулай ук Интернет челтәреннән куркынычсыз файдалану кагыйдәләре яңгырады, балаларның социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда аралашуын контрольдә тоту зарурлыгына игътибар юнәлтелде, мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып җинаятьләр кылган өчен җаваплылык мәсьәләләре күтәрелде. Прокурор билгеләп үткәнчә, өлкәннәр белән аралашу бала үсешенә йогынты ясый торган иң мөһим факторларның берсе булып тора. Үткәрелгән чара барышында һәр катнашучыга район прокурорына әлеге темага кагылышлы сораулар бирү мөмкинлеге бирелде.