Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 10 июлендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
26 июнь көнне, наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне кысаларында, Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә «Наркотикларга Кагылма – сәламәт кал»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара яшьләрнең наркотикларның зыяны турында хәбәрдарлыгын арттыруга, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Китапханәләрнең бурычы - үсеп килүче буынны бәладән саклау, кисәтүче мәгълүмат бирү. Мәгълүмат сәгате барышында укучылар яшьләрнең наркотик матдәләр куллануының төп сәбәпләре белән таныштылар, танышлары яки дуслары наркотикларга бәйле булса, үзләрен ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белделәр. Мондый чаралар наркоманияне кисәтүдә мөһим адым ясый һәм яшьләрдә үз сәламәтлекләренә карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.
Килгән кунаклар “Киләчәк” яшьләр үзәге, шулай ук район балалар китапханәсе эшчәнлеше белән таныштылар. “Алёнушка” балалар бакчасыннан “Смешарики” кызыксындыру клубына йөрүче балалар татар телендә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, төрле өстәл уеннарында катнаштылар. Әлеге чара телебезне саклау һәм үстерү максатыннан эшләнде.
25 июнь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Ишегалдына укырга чык!» дигән акция үткәрделәр.
Чара барышында балалар фондта булган яңа, матур басмалар белән танышып кына калмадылар, үзләре дә яраткан китаплары турында сөйләделәр, журналлар актардылар. «Геройны танып бел!» дигән әдәби викторинадагы әкиятләрнең барысының да геройлары табылды. Балалар рәхәтләнеп китапханәгә яңа кайткан китаплар белән таныштылар, сораулар бирделәр, журналлардагы квестларны чиштеләр һәм лабиринтларны уздылар. Шулай итеп, китап укудан балалар ләззәт алса, ә җәйге очрашулар китапханәгә яңа укучылар җәлеп итәргә ярдәм итә.
25 июньдә Спорт паркында «Татарстанда җәй» акциясе кысаларында 2012-2013, 2014-2015 елгы яшүсмерләр арасында «Күңелле футбол турниры» узды.Турнирда илледән артык бала катнашты. Балалар уеннан уңай хис-кичерешләр алдылар. Һәм ахырда катнашучыларның һәркайсы татлы бүләкләр алды.
Пушкин картасы кысаларында 21 июнь көнне Шәдке авыл китапханәсе яшьләрне «Китапларны без укырга һәм геройларны белергә яратабыз» дигән әдәби калейдоскопта катнашырга чакырды. Чара башында балалар язучыларның әсәрләрен анализладылар, яраткан әсәрләренең геройларын искә алдылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Яшьләр шулай ук «Герой кайсы әкияттән икәнен бел» дигән викторинада да бик теләп катнаштылар. Уенда катнашучыларның барысы да биремнәрне үтәделәр, әкиятләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр. Чара азагында балалар китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар һәм уку – файдалы, күңелле һәм кызыклы шөгыль дигән нәтиҗә ясадылар.
Балалар зарарлы гадәтләрнең һәм наркотикларның организмга зыяны һәм сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында белделәр. Китапханәче, наркотиклар - хәзерге заманның иң җитди проблемаларының берсе, алар тормышны, сәламәтлекне җимерә һәм үлемгә китерергә мөмкин, шуңа күрә уяу булырга һәм наркотиклар таралуга каршы көрәштә ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде. Акциядә катнашучыларның һәрберсенә буклетлар таратылды һәм әлеге чара «Без наркотикларга “ЮК!” дибез» сүзләре белән тәмамланды.
Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышлап, Субаш авыл китапханәсендә «Җирнең бөтен төсләре — наркотикларга каршы» дигән күргәзмә эшлщнде. Бу күргәзмә наркотикларның зыяны турында җәмәгатьчелекне хәбәрдар итү һәм яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатын күздә тота.
Шулай ук китапханәче кече яшьтәге китап укучы балалар белән әңгәмә үткәрде, анда ул наркоманиянең зыяны, наркоманнарда таралган авырулар турында сөйләде. Балалар бу темага игътибар белән колак салдылар, наркотикларның куркыныч нәтиҗәләре турында мәгълүмат алдылар.
Бу чаралар яшь буынга җаваплы һәм аңлы сайлау ясарга ярдәм итәр, сәламәтлекне саклауның никадәр мөһим икәнен аңлатыр. Наркотикларга каршы көрәш — безнең һәрберебезнең бурычы, һәм безнең киләчәгебез өчен җаваплылык тойгысы белән яшәү кирәк.
22 июнь көнне Сауш авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә Хәтер һәм кайгы көненә багышлап "Сугыш кайтавазы, безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Чараның төп максаты үсеп килүче буынны совет халкының батырлыгына хөрмәт хисе тәрбияләү, җиңүнең нинди авыр бәя яуланганын күрсәтергә омтылу булды. Балаларга сугышның халкыбызга күпме кайгы китергәне, ул елларда балалар җилкәсенә төшкән сынауларның авырлыгы турында сөйләнелде. Катнашучылар «Хәтер шәме» акциясенә кушылып, стеллага чәчәкләр салдылар һәм шәмнәр кабыздылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бүген барлык россиялеләр өчен бу Хәтер һәм кайгы көне-һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу көне. Әлеге көн уңаеннан Шәтке авыл китапханәсендә «Хәтерлибез һәм кайгырабыз!»исемле тематик чара үткәрелде. Анда Шәдке урта мәктәбенең мәктәп яны лагереннан балалар чакырылган иде. Очрашу башында китапханәче балаларга 1941 елның 22 июнь көненең беренче сәгатьләре, бу коточкыч сугышның ничек башлануы турында сөйләде. Аннары балалар фикер алышуда катнашып һәм сораулар биреп, Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен күрсәтә алдылар. Чара азагында балалар, тынычлык һәм өмет символы буларак, Бөек Җиңү геройлары истәлегенә ак күгәрченнәр ясадылар. Бу иҗат хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә дөньяның нәрсә өчен көрәшергә һәм нәрсәне сакларга кирәклеген искә төшерү дә булды.