Бүген, ягъни 26 ноябрь мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе булып узды.

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Киңәшмәдә, агымдагы елның 4 кварталы дәвамында узачак мәдәни чаралар, аларга әзерлек һәм киләсе 2026 елга эш планының төп темалары каралды. Моннан тыш, мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Д.С. үзенең чыгышында террорчылык куркынычын кисәтү темасын җентекләп яктыртты һәм җәмәгать тәртибен һәм иминлекне саклау өчен барлык структураларның көчләрен берләштерүнең мөһимлеген ассызыклады. Террорчылыкка каршы комиссиянең күптән түгел узган утырышында кабул ителгән төп карарлар һәм тәкъдимнәр каралды. Мәдәни чаралар вакытында хезмәткәрләрнең экстремизм билгеләре турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Киңәшмәнең икенче өлешендә күпъеллык  намуслы хезмәте, китапханә эшчәнлеген камилләштерүгә керткән зур өлеше өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан Теләче муниципаль районы Җирлекара китапханәсе бибилиографы Абдуллина Әлфия Рафаэль  кызына Теләче муниципаль районы Башлыгының Мактау Грамотасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International