Беренче тапкыр “Татарча диктант” акциясе 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы, креатив татар активистлары инициативасы белән башлана. Бүгенге көндә “Татарча диктант” акциясе Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе субъектлары һәм чит ил илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы тапкыр үткәрелә һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана.Татарстан һәм Башкортстан Республикаларында диктант язу өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек сайлап алынды. Акциянең максаты - татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, шулай ук дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру.