Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында әниләр көне алдыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән (тәрбиячеләре Хабирова Ф.Ф.,Минһаҗева Г.Р., Нуртдинова Р.С., Гайнутдинова Р. М), җылы атмосферасында «Әни белән акыллы уеннар» чарасы үткәрелде. Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары балаларыбыз өчен “Алдынгылар хәрәкәте”нең остазлары булып торалар һәм алар балаларның әниләре өчен күңелгә үтеп керә торган үз куллары белән эшләнгән бүләкләр тудырдылар һәм чарада актив катнаштылар. Әниләр, нәниләре белән берләшеп, интеллектуаль ярышларда катнашкач зал гаҗәеп энергия белән тулды. Уеннар беренче карашка гади күренсә дә үз нечкәлекләре белән аерылып торды, моның өчен түбәндәге сыйфатларны: логик фикерләү, тизлекне, тапкырлыкны һәм чиксез игътибарлылыкны күрсәтү зарур иде. Уеннар арасында балалар иҗади концерт номерларын да бик теләп, матур итеп кадерле кешеләренә-әниләргә күрсәттеләр. Ата-аналар тәҗрибәсе белән ныгытылган сәламәт команда рухы могҗизалар тудырды, һәм нәтиҗәдә дуслык җиңде. Җылыдан һәм елмаюдан үрелгән бу бәйрәм балаларга һәм аларның әниләренә шатлык һәм бердәмлек мизгелләрен бүләк итте.