ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Бу көнне Россия халыклары 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннары булган һәм үз гомерләре бәрабәренә Ватаннарын яклаган ватандашларын искә ала. Бу көнне без фронтта катнашкан һәм һәлак булган авылдашларыбызны, фашист лагерьларында иза чиккәннәрне, тылда хезмәт куючыларны искә алабыз, Бөек Ватан сугышын үткәреп, Җиңү яулаганнар алдында баш иябез. 21 июнь көнне Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә “Сезнең батырлык үлемсез, сезнең дан мәңгелек!” исемле хәтер сәгате үткәрде. Чара барышында Бөек Ватан сугышы башлануның тарихи фактлары белән таныштырылды, бу көннең тарихыбыздагы иң кайгылы даталарның берсе булуы турында әйтелде. Шушы дәһшәтле сугышта Ватан өчен гомерләрен биргән, сугыш кырында ятып калган сугышчылар  бер минутлык тынлык белән искә алынды.


24
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Хәтер һәм кайгы көне Олы Мәтәскә авылында да билгеләп үтелде. Обелиск янында узган чарада мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар.  Чара “Буыннар хәтере сүнмәс" дигән исем белән үтте. Кыскача  бу көн турында мәгълүмәт бирелде, обелискка чәчәкләр салынды.

Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәчесе, китап укучы балалар белән һәйкәл янында хәтер сәгате уздырды.
Балалар һәйкәлгә уеп язылган авылдашлар белән таныштылар, китаплардан өзекләр тыңладылар. Дәһшәтле еллар, киләчәгебез өчен гомерен корбан иткән геройларның батырлыгы турында истәлек мәңгегә безнең йөрәкләрдә!  Хәтер сәгатендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды һәм шәм яндырылды.

Бу көнне Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Безнең бурычыбыз - бу сугыш турында истәлекне саклау, аны балаларыбызга, оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга җиткерү. Без аларны, яклаучыларыбызны һәм коткаручыларыбызны хәтерләребездә сакларга тиешбез. Бу датаны без ел саен рәхимсез сугыш кичерүчеләрне, Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен канлы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарны искә алу һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Олы Нырсы авыл китапханәсе үз укучылары өчен «Изге Буыннар хәтере» дип исемләнгән күргәзмә әзерләде. Катнашучыларның һәркайсы беркайчан да сугыш булмасын өчен тыныч, игелекле һәм үзара аңлашып яшәргә дигән теләкләрен җиткерде. Бу очрашу уйланырга мөмкинлек бирде.

Балалар өчен бу озак көтелгән каникуллар чоры, анда аларны җылылык, шатлык һәм уңай хис-кичерешләр көтә. 20 июнь көнне Сауш авыл китапханәчесе балалар мәйданчыгында балалар белән «Исәнме җәй» исемле конкурс – уен программасы үткәрде. Чара уен формасында узды. Программага табышмаклар, эстафеталар, конкурслар, җәй темасына викториналар кертелгән иде. Балалар җәй турындагы табышмакларны чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Катнашучылар шулай ук җитезлек, кыюлык һәм зирәклек сынауларында да  сынатмадылар. Чара бик мавыктыргыч, кызыклы һәм дустанә атмосферада үтте.

  

Бу кояш, саф һава, табигатьтә һәм елга буенда йөрү, болыннарда ял итү. Җәй – китап белән дуслашу, мәгълүмати дөньяга карашыңны киңәйтү, буш вакытыңны файдалы итеп уздыру өчен менә дигән мөмкинлек, ә китапханәче өчен-китап укучыларны китапханәгә мөмкин кадәр якынайту, китап укуга кызыксыну уяту мөмкинлеге чоры да ул. Җәйге каникул чорында Сауш авыл китапханәсендә «Җәйге каникуллар китапханәдәге китаплар белән!» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә танылган балалар язучыларының төрле жанрдагы кызыклы китаплары тәкъдим ителде. Күргәзмә җәйге каникуллар дәвамында эшләячәк һәм системалы рәвештә яңа кызыклы китаплар белән яңартылып китап укучыларга тәкъдим ителәчәк.

Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Халык хәтере-мәңгелек” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Җиңү яулаган, сугыш кырларында ятып калган авылдаш батырлар турында сөйләнде. Балалар бик кызыксынып, тарихыбыз турында тыңладылар, сораулар бирделәр. Шулай ук “Дәхшәтле еллар ярасы” исемле китап күргәзмәсе куелды. Шул авыр елларны сөйләп узганнан соң сугыш кырларында һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды.

Ә тагын, җәй - китап уку вакыты! 19 июнь көнне китапханәчеләр җәйге уку өчен китаплар җыелмасын тәкъдим иттеләр, балаларны китаплар белән таныштырдылар һәм аларның авторлары турында сөйләделәр. «Табигать могҗизалары», «Иң кечкенәләр өчен» кебек төрле юнәлешләр буенча әсәрләр тәкъдим ителде. Табигатьтә балалар бер-берсенә кычкырып укыдылар һәм бергәләп балалар китаплары һәм журналларының гаҗәеп битләрен ачып, матур басмаларны карап чыктылар.

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башланган көн.  1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана, бу афәттә дистәләрчә миллион кеше һәлак була. Сугыш 1418 көн дәвам итә һәм совет яугирләренең җиңүе белән тәмамлана. Баландыш авыл китапханәсендә шул уңайдан балалар белән хәтер сәгате үткәрелде. Балалар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә хат яздылар. Бу чарада катнашучыларга сугышның куркыныч икәне, Бөек Ватан сугышы, партизаннар батырлыгы турында сөйләнде.


23
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

21 июнь көнне Айдар авыл мәдәният йортында "Экияти моннар дөньясы" исемле Пушкин картасы кысаларында жыр буенча мастер-класс үтте. Ул музыка сөючеләр өчен яңа офыклар ачачак. Катнашучылар төрле җыр техникасын үзләштерә, тавышын арттыра һәм яраткан җырларын ышаныч белән башкара алырга ойрэнэчклэр. Мастер-классны жыр соючелэр очен берләшмә җитәкчесе үткәрде, ул үз белемнәре белән уртаклашты һәм иҗатка рухландырды. Бу барлык жырларга теләүчеләр өчен үз вокаль күнекмәләрен яхшыртырга һәм вакытны күңелле атмосферада үткәрергә мөмкинлек бирде. Элеге мавыктыргыч чараларда катнашу мөмкинлеген ничектэ табарга кирэклеге искэртелде!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International