Бу көнне Россия халыклары 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннары булган һәм үз гомерләре бәрабәренәВатаннарын яклаган ватандашларын искә ала. Бу көнне без фронтта катнашкан һәм һәлак булган авылдашларыбызны, фашист лагерьларында иза чиккәннәрне, тылда хезмәт куючыларны искә алабыз, Бөек Ватан сугышын үткәреп, Җиңү яулаганнар алдында баш иябез. 21 июнь көнне Айдар авыл мәдәният йорты,китапханэ белән берлектә “Сезнең батырлык үлемсез, сезнең дан мәңгелек!” исемле хәтер сәгате үткәрде . Бөек Ватан сугышы башлануның тарихи фактлары белән таныштырдык, бу көннең тарихыбыздагы иң кайгылы даталарның берсе булуы турында сөйләдек. Шушы дәһшәтле сугышта Ватан өчен гомерләрен биргән, сугыш кырында ятып калган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән тогэллэнде.
Ул «Сугышның беренче көне»дип атала иде. Бу көнне авыл халкы һәм кунаклары Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаганда һәлак булганнарны искә алу өчен җыелды. Алып баручылар Хәтер һәм кайгы көненең әһәмияте турында сөйләделәр. Алар сугыш башлануның фаҗигале вакыйгаларын һәм ул кырыс елларда халкыбызның батырлыкларын искә төшерделәр. Ата-бабалары фронтта җиңү яулаган балалар тирән эчтәлекле юллар укыдылар, сугыш еллары җырларын җырладылар. Аларның тавышлары һәлак булганнар истәлегенә тугрылык анты, Бөек Ватан сугышы турындагы хакыйкатьне буыннан-буынга тапшыру вәгъдәсе кебек яңгырады. Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Кайгы һәм Мәңгелек хәтер билгесе итеп шәмнәр кабыздылар. Бу митинг үткәнгә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә бүген без кадерләгән тынычлык һәм Ирекнең мөһимлеген искә төшерү дә булды. Без барысына да рәхмәт белдерәбез
Әлеге сугыш җиңү белән тәмамланса да, бу көн - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Сугыш кырында һәлак булганнарны, немец әсирлегендә җәфаланганнарны, ачлыктан, салкыннан һәм тылда авырулардан, госпитальләрдә алган яралардан үлгәннәрне искә төшерә. Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә яшь укучылар өчен "Мәңгелек хәтер бар" исеме астында хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче ул куркыныч еллардагы вакыйгалар, фронттагы һәм тылдагы тормыш турында сөйләде.
Көннән-көн күбрәк кешеләр, бигрәк тә яшьләр, бозыклык челтәренә эләгә. Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан 20 июнь көнне Шармыш авыл китапханәсендә «О наркомании нужно знать, чтоб ее избежать!» исемле күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәдә наркотикларга урын булмаган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче шулай ук укучылар өчен акция үткәрде. Акциядә катнашучыларга наркотиклар куллануның һәлакәтле нәтиҗәләре турында мәгълүмат һәм сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләнүгә чакыручы буклетлар тапшырылды. Мондый чаралар яшьләр арасында наркоманиягә каршы тору культурасы формалаштыруда һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда мөһим роль уйный. Безнең максат — яшь буынга наркотикларның зыяны турында аңлату һәм аларны сәламәт, актив тормыш рәвеше алып барырга өндәү.
15 июнь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә мәгълүмати әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында катнашучылар наркоманиянең зыяны, кешенең сәламәтлегенә һәм тормышына булган зарарлы йогынтысы турында фикер алыштылар. Шулай ук, «кармакка» эләкмәскә һәм наркотикларга бәйле булмаска кирәклеге турында да сөйләштеләр.
Бу искиткеч сүзләрне Михаил Ломоносов әйткән. 20 июнь көнне Теләче балалар китапханәсендә “Шаркылдыклар” клубы әгъзалары белән “Туган ягым язучылары” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Викторина мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында оештырылды. Теләче төбәге талантлы язучыларга һәм шагыйрьләргә бик бай. Чарада катнашучылар укылган шигырьләрнең авторларын атадылар, шулай ук табигать, туган тел турындагы сорауларга җавап бирделәр, якташ язучыларыбызның биографияләре һәм иҗат юлы белән таныштылар, өйдә уку өчен китаплар яздырып алдылар.
Балаларга җәйге ял вакытларын файдалы итеп үткәрү, иҗади сәләтләрен ачу өчен кызыклы акцияләр ярдәм итә. 18 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсе “Каникулда яңа китап белән” дип исемләнгән җәйге уку акциясе игълан итте. Җәй буе дәвам итүче бу акциядә китап укырга яратучы һәркем катнаша ала. Китапханәдән һәр укучы кирәкле китап белән китсен өчен, китапханәдә кызыклы китап күргәзмәләре эшли. Без ышанабыз - сез безнең чын дуслар булып, җәйге ялыгызны яхшы китап белән уздырырсыз дип. Сезнең җәй китаплы, җылы булсын!
Балалар тукталышларда туктап төрле биремнәрне үтәделәр: аяк эзләреннән хайваннарны таныдылар, бөҗәкләр һәм кошлар турында табышмаклар чиштеләр, мавыктыргыч һәм интеллектуаль биремнәрне башкардылар, пазл җыйдылар, табигатьне саклау буенча үз билгеләрен уйлап таптылар, мастер-класста катнаштылар. Ахырда барысы да истәлекле бүләкләр алды. Әлеге экоквест уеныннан балалар позитив энергия һәм бик күп уңай кичерешләр белән таралышты.
Алан авыл китапханәсе балаларның юл-транспорт куркынычсызлыгын, янгынга каршы көрәш һәм балалар белән бәйле башка гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан «Куркынычсызлык әлифбасы» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
Китапханә – эссе кояштан яшеренергә, яраткан китап һәм журналларның битләрен ачарга, өстәл уеннарында уйнарга, интеллектуаль-күңел ачу программаларында катнашырга мөмкин булган иң шәп урын.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсе мәктәп яны “Кояшкай” лагерына йөрүче балаларны үзенә кунакка чакырды. “Җәй, китап һәм мин дуслар!” дип аталган бу чарада балалар бик теләп яңа китаплар белән таныштылар, төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар, әкиятләр иленә дә сәяхәт кылынды, табышмаклар, башваткычлар чиштеләр. Катнашучылар биредә “Әдәби эскәмия”гә утырып, үзләренә охшаган китапларны һәм журналларны карый, дуслары белән аралаша һәм ял итә алды.