Район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую тикшерелде.

2025 елның 15 ноябре, шимбә

      Район хуҗалыкларында кыр эшләрен үткәргәннән соң, бушаган авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктларын хәм мастерскойларны кышкы сезонга әзерлеген, салкыннар башланганчы авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау хәм машина-трактор парклары территориясендә тәртип урнаштыру буенча  актив эшләр алып барыла.

       Агымдагы елның 13 ноябрь көнне Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәм Теләче районы буенча үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе И.Р.Баев белән берлектә, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркларын техника ремонты эшләренә әзерләүгә тикшерү булып узды.т

       Хуҗалыкларны тикшергән вакытта, агрегатларны хәм урып-җыю техникасын ГОСТ таләпләренә туры китереп, саклауга куюга зур игътибар бирелде. Техниканы дөрес итеп сакланышын тәэмин итү, машина-трактор паркының әзерлеген күрсәтеп торучы төп факторларынын берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International