Акциянең максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөнья буйлап татарларны берләштерү. Акция тел белемен тикшерергә һәм туган татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Диктантның темасы-танылган татар язучысы Каюм Насыйри әсәреннән өзек («Кабуснамәдән» хикәтләр). Аны аңлаешлы һәм төгәл итеп Айдар башлангыч мәктәбендә балаларга 38 ел белем һәм тәрбия биргән укытучы Фаттахова Райхана Вәлиәхмәт кызы укыды. Мондый чараларның массакүләм уздырылуы күңелне үстерә, туган телебезгә, мәдәниятебезгә, язучыларыбызга булган кадер-хөрмәтне арттыра.