Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү турында

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Гражданнар тарафыннан юридик консультация алу һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мөмкинлеге тудыру максатында 2025 елның 20 ноябрендә 9.00 дан 15.00 сәгатькә кадәр балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләре, опеканың һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылачак. Әлеге ярдәм түбәндәге максатчан төркемнәргә керүче затларга карата гамәлгә ашырыла:ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, үз гаиләсенә тәрбиягә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.

Сораулар кабул итү түбәндәге телефон буенча башкарыла: (884360) 2-16-83 (опека һәм попечительлек секторы), шулай ук түбәндәге адрес буенча шәхси кабул итү дә оештырыла: Теләче авылы, Ленина урамы, 46нчы йорт, 122 нче кабинет(төшке аш вакыты 11:40-13:00 сәгатьтә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International