Әбде авыл китапханәсе Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгына кушылды. Наркотикларга каршы айлык кысаларында 18 июнь көнне китапханәдә балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә тартуга юнәлдерелгән профилактик чара уздырылды.
Бу көн күпмилләтле халыкның бердәмлеген гәүдәләндерә, Бөек державабызның үткәне һәм киләчәге арасында ышанычлы күпер булып тора.
Әлеге чара балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерү һәм юлда имин тәртип формалаштыру максатыннан оештырылды. Әңгәмә җанлы диалог формасында узды, балалар фикер алышуда актив катнаштылар, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Күрсәтмәлелек өчен төсле иллюстрацияләр, юл билгеләре белән плакатлар кулланылды. Чара ахырында уен формасында алынган белемнәрне ныгытырга ярдәм иткән викторина үткәрелде.
«Минем куркынычсыз каникулларым» акциясе кысаларында 17 июнь көнне Әбде авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты директоры белән берлектә җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлыкны кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәрде. Чара барышында балаларга җәйге каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында презентацияләр күрсәтелде. Уен формасында өйдә, урамда, юлда, табигатьтә һәм суда килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч ситуацияләр буенча фикер алышынды. Интерактив уен вакытында балалар юл хәрәкәте һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында китаплар һәм белешмәләр белән таныштылар.
Безнең өчен әлеге бәйрәм - тынычлык, теләктәшлек, милли бердәмлек көне. Ул Ватанны ярату, туган җиребез белән горурлану, буыннар бәйләнеше кебек төшенчәләрне дә берләштерә. 11 июнь көнне Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә әлеге истәлекле вакыйгага багышланган “Синең турында укыйм, Россиям минем” дип исемләнгән тематик очрашу үткәрде. Анда катнашучыларга бәйрәмнең тарихы, Ватан тарихының бөек битләре, илнең төп символларының әһәмияте турында сөйләнде.
Викторина сорауларына җавап биреп, яшүсмерләр Россия символлары һәм тарихы турында үзләренең яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук Ватаныбыз, илебезне яратучы һәм горурланучы халык турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады.
Аның әкиятләре белән балалар кечкенәдән үк танышалар. 14 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә балалар Пушкинның әкият иленә сәяхәт кылдылар, анда алар юлны дәвам итү өчен, төрле станцияләрдә туктап, биремнәрен үтәделәр. Балалар әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр, әдәби геройларның парларын таптылар, һәм башка станцияләрне дә тиз арада үттеләр. Балалар вакытларын файдалы уздырдылар, үзләренең зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.
Шушы бәйрәм уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә «Минем Ватаным – Россия» дигән темага викторина үткәрелде. Укучылар бик кызыксынып викторина сорауларына җавап эзләделәр. Россия гражданины булу – ул үз Ватаныңны ярату, аның язмышы, киләчәге өчен җаваплылык тою дигәнне аңлата. Әлбәттә, ил гражданы үз ватанының тарихын белергә, гамәлдәге законнарны үтәргә, дәүләт символларына хөрмәт белән карарга тиеш.
16 июнь көнне Байлар Сабасында 2014-2015 елгы яшүсмерләр командасы футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты.
Уеннар нәтиҗәләре буенча:
«Яшьлек» Сабасы – Теләче «Алга» 0: 3
«Олимп» Сабасы - «Алга» Теләче 1: 2
Команда җитәкчесе-И. К. Нәҗметдинов.
15 июнь көнне Теләче стадионында 2010-2011 елларда туган яшүсмер малайлар арасында футбол буенча Республика беренчелегенең сайлап алу уеннары узды (команданың тренеры Хәбиров Р.Г.). Бәйгедә Теләче, Питрәч, Кукмара һәм Арча районнарының яшь футболчылары көч сынашты.
Уен йомгаклары буенча районның "Алга" командасы, өч уенны да оттырмыйча, финалга чыкты.
Бәйгене якташыбыз, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин да тамаша кылды.
Бу көн милли бердәмлек, ирек, тынычлык һәм татулык символы булып тора. Бәйрәм алдыннан Әбде авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты директоры һәм социаль хезмәткәрләр белән берлектә «Россия, родина моя» дигән әдәби квест үткәрде.