Әлеге көн уңаеннан 15 ноябрьдә Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Толерантлык - ул дуслык, хезмәт һәм хөрмәт» темасына тематик әңгәмә үткәрелде. Чараның төп максаты - тынычлык сөючәнлек тәрбияләү, башка кешеләрне кабул итү һәм аңлау, алар белән уңай мөнәсәбәтләр урнаштыру, шулай ук көч куллануга һәм агрессиягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру. Катнашучылар толерантлык, толерант мөнәсәбәт, теләктәшлек, шәфкатьлелек, яхшылык кебек төшенчәләр белән таныштылар. Чара барышында катнашучылар төрле фикерләр алыштылар, кешеләрнең барысы да төрле булуын, һәркемнең үзенчәлекләре һәм эчке дөньясы барлыгын ассызыкладылар. Дуслык, хөрмәт, түземлелек темаларына тукталып, алар нинди яхшы эшләр һәм гамәлләр кылырга мөмкинлеге турында уйландылар. Шулай ук, чарада катнашучыларның үзләренә һәм башкаларга, аларның мәдәниятенә хөрмәте турында сөйләшенде.