14 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсе китап укучылар белән берлектә “Татарча диктант” бөтендөнья белем бирү акциясендә катнаштылар.

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Диктант язуда барлык теләүчеләр дә үз көчләрен сынап карый алды. Ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант» акциясе татар телен дөрес итеп язу, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзеңә тикшерү максатыннан үткәрелә. Бу чара татар теленә булган кызыксынуны арттыру, телне өйрәнү һәм грамоталылыкны күтәрү өчен бик мөһим. Диктант барышында катнашучылар үзләренең белемнәрен тикшереп, татар теленең матурлыгын һәм байлыгын тагын да яхшырак аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International