WhatsApp, Telegram социаль челтәрләре аша хәбәрләшәләр, укыйлар, онлайн-конференцияләр, вебинарлар оештыралар һәм аларда катнашалар, дәүләт хезмәтләреннән файдаланалар, хезмәтләр өчен түлиләр. Олы Мишә авылы китапханәсендә өлкәннәр белән гаджетларда өйрәнү максатыннан, электрон почта, социаль челтәрләрдә аралашу өчен төрле ресурсларга керү юлларын, дәүләт порталы хезмәтләреннән ничек файдаланырга кирәклеге өйрәтелде. Нәтиҗәдә, катнашучылар яңа күнекмәләргә ия булып, технологияләрне куллануда үзләрен ышанычлырак хис иттеләр. Бу, үз чиратында, аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итте.