Терроризм – аерым кешеләр яки төркемнәр тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе.

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Ул кешеләргә генә түгел, ә бөтен илгә дә зур зыян китерергә мөмкин. Шул уңайдан 15 ноябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә “Терроризмга каршы бергәләп” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде һәм әңгәмә үткәрелде. Бу чарада терроризм һәм экстремизм темаларына игътибарны арттыру, кешеләрне саклыкка һәм игътибарлылыкка өндәү максаты куелды. Әңгәмә барышында һәрберебезнең терроризм корбаны булуы ихтималы турында сөйләшенелде. Шикле кешеләр белән очрашканда, иясез әйберләргә тап булганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International