Бөтендөнья балалар көне

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Айдар авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге көн уңаеннан «Мин-бала, мин-кеше» исемле аралашу сәгате үткәрделәр. Чараның максаты - балаларда һәм яшүсмерләрдә хокукый культура формалаштыру. Китапханәче укучыларны балалар хокукларын яклаучы төп документ – “Бала хокуклары турындагы конвенция” белән таныштырды, бергәләп Россиянең төп законын – Конституцияне искә төшерде, шулай ук балаларга төп хокуклар укылды. Ахырдан катнашучылар барысы да: «Законнарны белергә, хөрмәт итәргә һәм үтәргә кирәк», - дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International