ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

13 февраль көнне  Олы Мишә урта мәктәбендә  «Мөһим  сөйләшү» дәресләре кысаларында   Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел тулу уңаеннан сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар Ф.И. Шаляпин тормышының төп фактлары белән таныштылар, әңгәмәдә актив катнаштылар

11 февраль көнне Теләче  чаңгы базасында ”Татарстан чаңгы юллары -2023” дип исемләнгән чаңгы ярышлары булып үтте. Бу ярышта безнең Баландыш  төп мәктәбеннән абыйлы- энеле Ибрахим һэм Габдерәхим  Хайретдиновлар катнашты. 7 сыйныфта укучы Ибрахим 1 урынны яулады. Аны уңышлары белән котлыйбыз!

Районда  эшлэуче  дэулэт техник кузэтчелек органы эшчэнлегенен топ юнэлеше булып, элеге жирлектэ булган трактор, узйорешле машиналар хэм   аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешелэр сэлэмэтлегенэ хэм аларнын милкенэ зыян китермэу тора.

2023 елның 11 февралендә чаңгы базасында ОДМС һәм СМ «Теләче» белән берлектә «Татарстан чаңгы юлы - 2023»район ярышлары уздырылды. Ярышларда район мәктәпләреннән 94 укучы катнашты.

2023 елның 06-10 февралендә Олы Суходол (Түбән Новгород өлкәсе) авылында балаларга өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның яшүсмерләр командасы, 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында "Мини-футбол - мәктәпкә" Бөтенроссия проектының финал этабында катнашты. Команда составы: Абдуллин Самир, Ибраһимов Илназ, Әхмәтвәлиев Гадел, Муликов Данияр, Мортазин Камил, Бәйрәмов Таһир, Сөнгатуллин Әмир, Мөхәммәтшин Ралиф, Фатыйхов Руслан.

11-12 февраль көннәрендә Казанның Бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре 2023 " яшүсмерләр турнирының 1 этабы узды. Безнең районнан өстәмә белем бирү педагоглары Рәмис Рәфис улы Галимҗанов һәм Данил Илгиз  улы Галимов тәрбияләгән балалар  катнашты.

12 февраль көнне Кукмарада Илдар Гаяз улы Бадрутдинов  истәлегенә волейбол буенча 2007-2008 нче елгы кызлар арасында ачык Кукмара районы турниры узды. Ярышларда  Уржум,  Теләче, Минзәлә, Кукмара-1,Кукмара-2 командалары катнашты. Безнең район данын  тренерлар Зәкиев Әзгам, Гәбделхәев Рәшит  кулы астында шөгыльләнүче Теләче,  Шәтке урта мәктәбе кызлары  яклады. Безнең спорт мәктәбе кызлары  3 урынга лаек булды.

"Нина Павлованың китапларын уку" дигән VII Төбәкара акция  галим, биолог, балалар язучысы Нина Михайловна Павлованың туган көне һәм Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан уздырыла. Бу акция кысаларында, Шармыш авыл китапханәчесе "Өлкәннәр дә, балалар да табигать өчен җаваплы" чарасы үткәрде.

9 февраль көнне Сауш авылы китапханәсендә Фәнис Яруллинның тууына 85 ел булу уңаеннан “Җилкәннәр җилдә сынала, кеше - тормышта” дип исемләнгән  әдәби кичә үткәрелде. Балалар язучының балачагы, мәктәп һәм яшүсмер еллары белән таныштылар, аның күңелендә шигъриятнең ничек барлыкка килүе һәм яшәве турында белделәр.

Дөнья әдәбиятында исемнәрен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик күп. Ләкин, иле өчен кәрәшеп башын салган, исемен фашист лагерьларында язылган шигырьләр һәм җырлар белән мәңгеләштергән, Муса Җәлил кебек геройлар бармак белән санарлык. 10 февраль көнне Шармыш авыл китапханәсе укучылар өчен "Мәңге халык күңелендә" күргәзмәсен тәкъдим итте, анда әдипнең шигырьләр җыентыгы, замандашлары аның турында хатирәләре тупланган китаплар урын алды.  Көн дәвамында аның тормышы, эше һәм үлемсез батырлыгы турында аерым сөйләшүләр үткәрелде. Шулай ук, шагыйрьне искә алып "Ирекле җилләр" дип исемләнгән уку акциясе игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International