ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Балаларны яклау көне ел саен 1 июньдә билгеләп үтелә.    Һәрвакыт шулай көтеп алынган бәйрәм булып калсын да! Халыкара балаларны яклау көне - бөтен планетада балалар очрашкан проблемаларга кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен юнәлдерелгән көн. Үз чиратында, өлкәннәр өчен бу көн - балалар мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләткә, җәмгыятькә, һәрберебезгә искәртү көне дә ул.


3
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Бу чараны оештыруда  китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре зур көч куйды.Бәйрәмгә килгән балаларны әкият геройлары каршы алды. Алар бергәләп төрле конкурсларда катнаштылар, уеннар уйнап, җырлап, биеп күңел ачтылар, тәм-томнар белән сыйландылар.   Китапханә Республика һәм район күләм бәйгеләрдә катнашкан балаларны грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләде.

Балалар бу көнне түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки бу бәйрәм үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган озын каникулларны да алып килә.

Чара "Күңелле балачак!" дип исемләнгән күңелле конкурслар, уеннар һәм викториналар белән башланып китте һәм балалар дискотекасы белән тәмамланды. Бәйрәмдә балалар күп булды, аларның барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Барлык катнашучы балаларга да җәйге укулар өчен яңа китаплар тәкъдим ителгән буклетлар таратылды.

Ул бөтен дөньяда тәмәкесез көн буларак билгеләп үтелә. Савыты төрле - зыяны бер үк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, һәр ун кешенең берсенең үлеменә тәмәке тарту сәбәпле. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китаханәсендә клуб белән бергә “Тәмәкенең зыяны” исемле темага күргәзмә ясалды һәм әңгәмә үткәрелде. Күргәзмәдә әлеге проблемага кагылышлы китаплар, брошюралар урын алды.

Ике командага бүленеп, балалар төрле өлкәләрне колачлаган викторинада көч сынаштылар. Шулай ук традиция буенча бу көнне «Җәй китаплар белән җылынсын» җәйге укулар программасы ачылды. Китапханәдә һәм мәйданчыкта теләсә нинди зәвыкка һәм яшькә туры килә торган китап күргәзмәләре эшләнде. Актив катнашканнары өчен бәйрәм кунаклары татлы призлар алды.

Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Һәм һәрвакыт шулай булып калсын да!. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр.  Бу  көнне Югары Кибәхуҗа   авылы мәдәният хезмәткәрләре дә китап  укучы балалар белән бәйрәм иттеләр. Төрле уеннар уйнатылды, табышмаклар, мәкальләр  әйтеш оештырылды,  балачак турында шигырьләр сөйләнде. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Бу дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Исәнме бәйрәм, исәнме җәй!” исемле күңел ачу - уен программасы үткәрделәр. Балалар үзләренең зирәклек һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Балалар - безнең тормышыбыз чәчкәләре! Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын, кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез.

Ул  ярыш формасында узды. Уен турларында балалар әкиятләр буенча биремнәр үтәделәр, шагыйрьнең әкиятләреннән өзекләр укыдылар. Шулай ук  «Акыл өчен күнегүләр», «Әкият чуалышы», «Театр сәхнәләре», «Әкият математикасы» кебек кызыклы ярышларда катнаштылар.

Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә  “Без тәмәкегә каршы” дип исемләнгән кисәтү сәгате үткәрелде.  Аның барышында китапханәче  мәгълүмати материаллар ярдәмендә яшүсмерләрне тәмәке тарихы, тәмәке тарту, шул исәптән электрон сигаретлар куллану бөтен организмга әйтеп бетергесез зыян китерүе белән таныштырды. Китапханәче, тарихи белешмәләр китереп, дөнья буенча тәмәке тарату юллары, бу начар гадәттән күпме кешенең җәфа чигүе, һәлак булуы турында мәгълүмат җиткерде. Яшүсмерләргә тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында кабат искәртелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International